ЯҢА ҺӘЙКӘЛ ЯНЫНДА
ИСКЕ ҺӘЙКӘЛ ЯНЫНДА 2020 ел
Быел 9 майда Бөек Ватан сугышыннан исән кайтмаган авылдашларга хөрмәтенә яңа һәөкәл ачылды.
Митингта катнашучылар (ә алар бу юлы бирегә гадәттәгедән шактый күбрәк җыелган иде) ил алдындагы хәрби бурычларын үтәгәндә гомерләрен корбан иткән якташларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Һәйкәл яны чәчәк бәйләмнәренә күмелде. Бу мизгелләрдә һәркемнең күңелен уртак бер уй биләгәндер: берүк, яңадан мондый югалтулар кичерергә язмасын, егетләребез армиядә һәм флотта тынычлык шартларында гына хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайтсыннар...