ГлавнаяБЛОГИУйларым ак кәгазь битендә

+6 RSS-лента RSS-лента

Уйларым ак кәгазь битендә

Автор блога: Илюзя Шигабиева
Все рубрики (1)
Минем яраткан укытучым һәм тәүге каникулым
Минем яраткан укытучым һәм тәүге каникулым
Тәрәзәгә көзге җил бәрә. Ул бераз туктап тора да, кабат чиертә. Аннан шаян кар бөртекләре килеп куна. Алар шулай шукланып, шаярып, мине урамга дәшә.
- Илүзә, беренче каникулың бит. Чык урамга. Уйнап, күңел ачып кал, укырга әле тагын җиде аең бар бит, - дияләр сыман.
Юк, чыкмыйм, нәкъ Габдулла Тукайның “Сабыйга” шигырендәгечә, минем укыйсым, укытучы апамның, балалар бакчасындагы тәрбиячеләрнең, әти-әниемнең өметен аклыйсым бар.
Мин быел Апас урта мәктәбенең беренче классына укырга кердем. Безне Насретдинова Гөлшат Камил кызы кабул итеп алды. Менә инде ике ай сизелми дә үтеп киткән. Шушы кыска гына вакыт эчендә без беренче укытучыбызга ияләшергә дә, аны яратырга да өлгердек.
Гөлшат Камиловна килеп кергәч, бүлмәләр яктыра. Ул таләпчән дә, шул ук вакытта гади дә, ягымлы да. Без – нәниләрнең җаен белә.
Насретдинова Гөлшат Камил кызы 33 ел балалар арасында. Шушы еллар эчендә ул зур тәҗрибә туплаган, бала күңелен аңларга өйрәнгән. Укытучыбыз шуның кадәр күп белә! Безнең дә аның кебек буласыбыз килә.

tatbook.ru