Шүрәле турында күбрәк беләсегез киләме?
Автор
|
Опубликовано: 3968 дней назад ( 2 декабря 2014)
|
|
Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.
Сискәнеп, безнең Җегет катып кала аягүрә,
Аңламастан, каршысында әллә нинди «ят» күрә.
Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?
Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!
Борыны кәп-кәкре — бөгелгәндер тәмам кармак кеби;
Төз түгел куллар, аяклар да — ботак-тармак кеби.
Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре,
Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел — көндезләре.
Бу әкиятне укымаган, ишетмәгән кеше юктыр. Әкият герое шүрәле белән без кечкенә вакыттан Г. Тукай әкияте аша таныш булсак, соңрак аны башка язучыларның шигырьләрендә, җырларда очратып, башка төрле итеп белдек. “Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел — көндезләре”. Ә без аннан бер дә курыкмыйбыз. Ул безнең төрле бәйрәмнәрнең көтелгән кунагы. “Салават күпере” журналы үткәргән “Шүрәле малае Шүркә” конкурсында, «Сөйкемле Шүрәле” Бөтенрәсәй иҗади эшләр бәйгесендә без бик теләп катнаштык.
Х. Туфанның “Кәрлә мәктәп баласы” пьесасында да шүрәле очрый. Һәм ул бер дә куркыныч түгел. Ә менә безнең мәктәптә үткәрелгән бер кичәдә шүрәле бер чибәр кызга гашыйк булды. Кыз да аны кире какмады.
Ниндидер сер бар бу әкият героенда. Ул безне куркыта да, шул ук вакытта ул безгә бик якын да. Безнең ерак әби-бабайларыбыз шүрәле турында ниләр белгән соң? “Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?”...
1546 просмотров
Комментарии ()