ГлавнаяБЛОГИМоя жизньМинем авылым Кара Чишмә.

Минем авылым Кара Чишмә.

Автор
Опубликовано: 1073 дня назад (14 ноября 2014)
Редактировалось: 1 раз — 19 октября 2017
+27
Голосов: 31
(авылыбыз тарихы)

Кара Чишмә авылы район үзәге Чирмешәннән – 28 авыл Советы Түбән Каменкадан 7 чакрым еракалыкта урнашкан.
Авыл исеме тарихи чыганакларда, халык авыз иҗатында еш искә алына.
1870 елда авылда 151 хуҗалык булган. Бу йортларда 440 ир-ат һәм 473 хатын-кыз яшәгән. Авылда бер мәчет, мәдрәсә, ат белән тарттыра торган тегермән булган. Авыл халкы чана ясап саткан һәм умартачылык белән шөгыльләнгән.
Гомерен шушы авылда, балаларга мәктәптә тарих фәне укытып уткәргән Хаҗәр апа Хуҗиханова сөйләвенә караганда, авыл 1637 елда оешкан. Авылга беренче нигез салучылар Тау ягынын Тархан тирәсеннән килгәннәр. Бу килүчеләр чукындыру сәясәтеннән качып юлга чыкканнар. Күчеп килүчеләр арасында Габдерәхим, Габдрахман, Газиз, Галләм, Гатаулла исемле кешеләр була. Галләмнен хатыны соңгы көннәрен йори, бәбиләргә тиеш була. Бу хатын юлда бала тудыра. Бала тугач юлаучылар Күрекле кыр аланына ялга туктыйлар һәм бала юындырыр өчен су эзли башлыйлар. Ул тирәләр бу ваклытларда тоташ урман булган икән. Урман эчендә суы каралып торган, ләкин шулайда бик чиста булган матур чишмә табалар. Өч көн шушы урында торганнан соң, юлаучылар тагын сәфәргә кузгалалар. Юлда алар, Акташ якларында патша хакимиятләренең халыкны чукындырып йөрүен ишетәләр һәм бик аптырап, куркып калалар. Күп уйлашканнан, киңәшкәннән соң, алар әлеге Кара Чишмә янына кайтып урнашуны мәгкүль күрәләр һәм шулай итәләр дә. Шушында алар гомергә урнашып калалар, авыл төзиләр аңа Кара Чишмә дип исем бирәләр. Шулай итеп, авылны нигезләүчеләрнең шактый өлеше Тау ягынын элекке Тархан төбәгеннән килгән.
Авылда тагын икенче зур нәсел хзерге Башкортостанның Кырмыскалы яклары белән бәйләнешле 1700 еллар тирәсендә Кара Чишмәге ике юлаучы ир-ат кунарга туктый. Юлаучыларның елкәне йорт хуҗасы белән сөйләшкәндә муллалыкка указ алган энесен Сабадан мәдрәсе бетергәч алып кайтып килен сөйли. Абыйлы-энеле бу ир-атлар Кырмыскалыдан булалар. Йорт хуҗасы юлаучы белән сөйләшә һәм аңа энесен Кара Чишмә авылында мулла итеп калдыруын утенә. Өлкәне энесе киңәшә һәм энесе мулла булып бу авылда калырга ризалык бирә. Мулла Габделнасыйр исемле була. Бераздан Сабадан аның хатынын һәм баласын алып кайталар. Авылда укытучылар һәм бухгалтер булып эшли торган Тахировлар,Саматов һәм Сәфәргалиевләр менә шушы мулладан башланган нәсел. Хаҗәр апа Хуҗиханова да шушы нәселдән икән.
Авылда тагын Әлмәт районының Кичүчат авылыннан килеп утырган кешедән таралган нәсел дә бар.
Басулар ачу өчен урманнарны яндырганнар, чөнки урман бик зур һәм калын булган, агачларны кисеп бетерерлек кенә булмаган. Моның өчен халык бик зур көч куйган. Янган урыннарда агач төпләрен чыгарырга, чистартырга туры килгән. Хәзер бу урыннарда иген ишелер уңа.
Авылга исем биргән Кара Чишмә Шушмага коя. Сары су елгасы исә Кара Чишмәгә кушыла. Бу елга Ачылык чишмәсеннән агып килә. Чишмә тирә-юне ачылык урын, ягъни сазлыклы, агач-куаклар үсми. Сары суга Атау кизләве һәм Сәмик кизләве кушыла. Икенче кизләүне Самигулла исемле кеше караган һәм чистартып торган һәм чишмә шунын исеме белән Сәмик дип аталган. Сай елга чишмәсе Кара Чишмә суына агып төшә. Анык суы бик сай,чиләкне су белән тутыру өчен, чүмеч белән чумырып алырга кирәк. Аръяк кизләве дә суын Кара Чишмәгә китерә. Ташлый елгасыннын тирә-юнендә гел ташлар гына. Ул суын Кара Чишмәгә юллый. Тирән елга да Кара Чишмәгә коя. Язын акын суы бик тирән була, җәен исә бөтенләй саега. Коры Кәминкә елгасы да басудан Шушмага китә. Басуда күлләр дә бар. Коркуак күле, Бетле күл исеме алган, күлләр элегә исән.
Минем авылым Кара Чишмә.

Минем авылым Кара Чишмә.
Минем авылым Кара Чишмә.
410 просмотров
Комментарии (15)

tatbook.ru