ГлавнаяБЛОГИМоя путешествияМинем иҗат

Новые записи
Праздник " Солнце в Маслëнке" .
Праздник " Солнце в Маслëнке" .
20 февраля 2026 - Ильвина Мазитова 0 +1
Прощание с "Әлифба"
Прощание с "Әлифба"
18 февраля 2026 - Амирхан Хакимов 0 0
Мастер-класс в ГМИИ РТ
Мастер-класс в ГМИИ РТ
16 февраля 2026 - Ясмина Даукаева 0 0
Фестиваль PROнаука в КФУ
Фестиваль PROнаука в КФУ
16 февраля 2026 - Ясмина Даукаева 0 0
Сказка о царе Салтане!
Сказка о царе Салтане!
15 февраля 2026 - Ильвина Мазитова 0 0
Nur Now - Выставка цифрового искусства.
Nur Now - Выставка цифрового искусства.
15 февраля 2026 - Ильвина Мазитова 0 0
Чебурашка 2 в кинотеатре
Чебурашка 2 в кинотеатре
6 февраля 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Рождественский концерт  в Храме Сергия Радонежского
Рождественский концерт в Храме Сергия Радонежского
1 февраля 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Цирк "Конек-Горбунок"
Цирк "Конек-Горбунок"
1 февраля 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Буратино
Буратино
1 февраля 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Казанский Цирк
Казанский Цирк
1 февраля 2026 - Мария Иванова 0 0
Проспавшая красавица. Новогодняя сказка в Ратуше
Проспавшая красавица. Новогодняя сказка в Ратуше
27 января 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Новогодний концерт коллективов КЦ "Московский"
Новогодний концерт коллективов КЦ "Московский"
27 января 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Орбита фест
Орбита фест
27 января 2026 - Диана Кадырова 0 0
МультЕлка
МультЕлка
25 января 2026 - Маша Жарких 0 0
Спектакль Дук-Ду
Спектакль Дук-Ду
25 января 2026 - Маша Жарких 0 0
Концерт к 270 летию Моцарта
Концерт к 270 летию Моцарта
25 января 2026 - Маша Жарких 0 0
Кукольный театр экият
Кукольный театр экият
25 января 2026 - Мадина Валиахметова 0 0
Гала-концерт фестиваля "Солнечный мост"
Гала-концерт фестиваля "Солнечный мост"
25 января 2026 - Маша Жарких 0 0
Выставка " На златом крыльце сидели "
Выставка " На златом крыльце сидели "
24 января 2026 - Ильвина Мазитова 0 0

Минем иҗат

Автор
Опубликовано: 3706 дней назад ( 3 января 2016)
Редактировалось: 9 раз — последний 15 февраля 2026
Настроение: бәйрәмчә
Играет: ул бала укучы дип атала
+29
Голосов: 29
Әле мәктәпкә укырга кергәнче үк мин һәрвакыт клуб, мәктәп түбәсендә ике әләм җилфердәгәнен күрә идем.Без, дусларым белән уйнаганда гел аңа игътибар итә һәм аның турында сөйләшә идек. Балалар бакчасында тәрбияче апа безгә әләм рәсемен дә ясаткан иде әле.
Мәктәптә укый башлагач мин бу турыда тагын да күбрәк белдем.Һәр илнең әләме,туграсы,гимны булганын һәм аларның дәүләт символлары дип аталганын аңладым.Без сыйныфташларым белән тугра һәм әләмнәрен иҗат иттек.Берничә вариант килеп чыкты.
Мин үзем ясаган туграга тукталып китәм.Туграда кояш һичшиксез булырга тиеш дип саныйм мин. Ул -яктылык билгесе,авылымның киләчәге якты булырга, ул яшәргә тиеш! Еракта җиләкле тавы күренеп тора, тау һәм җиләк-авылмның визит карточкасы. Китап һәм каурый кәлам авылымның гомер буе мәктәпле,мәдәниятле-мәгърифәтле булуын аңлата.Ә юкә агачы- чабата ясау чыганагы булган,халкымны туендырган, ул шулай ук матур яшеллеккә бай табигатьне аңлата.Туграны ике яктан кочаклап торучы башаклар авылымда игенчеләр яшәве турында сөйли.
Авылымның әләменә мин өч төс сайладым: яшел,ак, зәңгәр. Зәңгәр- су, чишмәләр төсе, яшел- табигать, ак-чисталык һәм тынычлык билгесе. Уртада юкә агачы, аны элек-электән халкым үз һөнәренә чимал итеп файдаланган. Юкә яфраклары йөрәккә охшаш, Мәлем халкы киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле дигәнне аңлата.
Минем иҗат
Мин ясаган авылым туграсы .
Минем иҗат
Мин ясаган авылым әләме
Без Ялчыгол оныклары.
Безнең авылда мәдәниятле-мәгърифәтле халык яши.
Гури дәдәй туган төбәктән без,
Аяз ага туган төбәктән,
Алар килә рәттән, килә алар-
Ялчыголы белән беррәттән
Ә без менә шушы төбәктән.- дип язган якташыбыз Мөдәрис Әгъләмов.
Авылымның иң зур байлыгы- аның талантлы һәм хезмәт сөючән халкы. Мәлем авылы милләтебезнең мактанычы булырлык ул һәм кызлар үстергән.
18 гасырның танылган язучысы, галим Таҗетдин Ялчыгол безнең авылда белем биргән, табиблык иткән, бүген дә аның нәсел дәвамчылары авылыбызда яши, республика һәм дөньяның төрле илләрендә гомер итә.Инде берничә ел рәттән Зәй шәһәрендә республика күләмендә "Ялчыгол укулары" үткәрелә.Быел Ялчыгол истәлегенә Зәй шәһәрендә Истәлекле билге ачылды. Мин дә дусларым белән анда чыгыш ясадым.
Минем иҗат
18 гасырның танылган язучысы, галим Таҗетдин Ялчыгол
Минем иҗат
Мин дусларым белән "Ялчыгол укулары"нда.
1020 просмотров
Теги: иҗат
Комментарии (13)
Лиана Мухаметшина # 30 декабря 2015 в 09:29 0
Матур язгансын
Эльза Гайфуллина # 30 декабря 2015 в 10:22 0
рэхмэт
Ильдан Халимов # 3 января 2016 в 17:23 0
Бик булдыргансың!
Шаймуратова Зарина # 30 декабря 2015 в 11:09 0
молодец!
Алсуня Кашфразиева # 31 декабря 2015 в 14:53 0
Молодец!
Залия Валиахметова # 1 января 2016 в 17:18 0
интересно, молодец
Данис Ишмухаметов # 3 января 2016 в 08:48 0
лови+
Алия Шакирова # 3 января 2016 в 10:33 0
молодец! бик матур
Сабирзянова Язиля # 5 января 2016 в 10:18 0
Молодец!
Алина Сафина # 13 января 2016 в 07:35 0
молодец
Эльза Гайфуллина # 18 апреля 2016 в 16:23 0
Спасибо друзья dance