ГлавнаяБЛОГИМОЯ КУЛЬТУРНАЯ ЖИЗНЬ

100 ЛЕТ НАШЕМУ ДОМУ - 1001x135

Новые записи
Памятник жертвам политических репрессий
Памятник жертвам политических репрессий
сегодня в 09:01 - Азалия Гайнуллина 2 +2
Этнографический музей Казанского университета
Этнографический музей Казанского университета
сегодня в 08:50 - Азалия Гайнуллина 2 +2
Выставка работ Евгения Павловича Завитневича «60 лет – полёт нормальный»
Выставка работ Евгения Павловича Завитневича «60 лет – полёт...
сегодня в 08:19 - Елизавета Афанасьева 4 +2
Памятник Шигабутдину Марджани
Памятник Шигабутдину Марджани
сегодня в 08:13 - Ралина Гилазутдинова 3 +3
Бугульминский драматический театр имени Алексея Баталова.
Бугульминский драматический театр имени Алексея Баталова.
сегодня в 08:10 - Елизавета Афанасьева 4 +2
Выставка «Думай, делай, выбирай!».
Выставка «Думай, делай, выбирай!».
сегодня в 08:05 - Елизавета Афанасьева 6 +3
Усадьба Сабитовых
Усадьба Сабитовых
сегодня в 08:04 - Ралина Гилазутдинова 2 +2
Музей театра кукол
Музей театра кукол
сегодня в 07:45 - Ралина Гилазутдинова 3 +2
Спектакль "Золушка", Театр Кукол
Спектакль "Золушка", Театр Кукол
сегодня в 07:42 - Ралина Гилазутдинова 2 +2
Наш космический маршрут.
Наш космический маршрут.
вчера в 22:20 - Анастасия Петрова 4 +6
Самира Аскерова
Юрий Гагарин.
вчера в 21:47 - Самира Аскерова 2 +2
Фестиваль детской книги «Книга-фест-2021»
Фестиваль детской книги «Книга-фест-2021»
вчера в 20:46 - Альмира Валиуллина 4 +4
Татарский Аргамак
Татарский Аргамак
вчера в 20:41 - Ксения Чубурова 4 +3
Фестиваль детской книги «Книга-фест-2021»
Фестиваль детской книги «Книга-фест-2021»
вчера в 20:37 - Альмира Валиуллина 4 +5
За роялем студенты разных специальностей
За роялем студенты разных специальностей
вчера в 20:27 - Веюков Ильмир 5 +5
Научно-практическая конференция младших школьников
Научно-практическая конференция младших школьников
вчера в 20:20 - Ксения Чубурова 10 +5
Бутик радости "Замок сладостей"
Бутик радости "Замок сладостей"
вчера в 19:46 - Аделя Абдуллина 5 +5
Гала-концерт "La Primavera" и Рустема Абязова в Бугульме
Гала-концерт "La Primavera" и Рустема Абязова в Бугульме
вчера в 17:51 - Токмачев Роман 9 +6
Храм всех религий
Храм всех религий
вчера в 16:51 - Ралина Гилазутдинова 5 +6
Выставка "Пространство города"
Выставка "Пространство города"
вчера в 14:31 - Тимур Саляхов 10 +11
+1202 RSS-лента RSS-лента

МОЯ КУЛЬТУРНАЯ ЖИЗНЬ

Автор блога: Сабирзянова Язиля
Апастово (6)
ТУТАЕВСКИЙ ДОМ КУЛЬТУРЫ
ТУТАЕВСКИЙ ДОМ КУЛЬТУРЫ

МИН АПАС РАЙОНЫ ТУТАЙ АВЫЛЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫНДА БУЛДЫМ. МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ АВЫЛНЫҢ НӘКЪ УРТАСЫНДА МАТУР ЯҢА БИНАДА УРНАШКАН.МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ ҖИТӘКЧЕСЕ ГӨЛИЯ АПА МИНЕ ЕЛМАЕП КАРШЫ АЛДЫ. МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ БУЕНЧА КЕЧКЕНӘ ГЕНӘ СӘЯХӘТ ОЕШТЫРДЫ. МӘДӘНИЯТ УЧАГЫ МИҢА БИК ОШАДЫ.
ТУТАЕВСКИЙ ДОМ КУЛЬТУРЫ

ТУТАЕВСКИЙ ДОМ КУЛЬТУРЫ

ТУТАЕВСКИЙ ДОМ КУЛЬТУРЫ

ТУТАЕВСКИЙ ДОМ КУЛЬТУРЫ
“Кайсы тауның ташларыннан икән Батырлыкка һәйкәл куясы!“
“Кайсы тауның ташларыннан икән Батырлыкка һәйкәл куясы!“

Әфганстан җиреннән, ут, мәхшәр эченнән Ватаныбызның соңгы солдаты атлап чыкканга бик күп еллар узды. Әфганстан һәм Чечня сүзләре анда булучыларның улларын, якыннарын югалтканнарның хәтерләрендә гел яңарып тора. Аналарның күз яшьләре бүгенгәчә кипми. Тау-ташлар, кыялар арасында газапларны бергә кичергән әфганчылар һәм Чечня җирендә хәрби бурычын үтәгән егетләр, хезмәт иткән җирләрендә башларын салган яки тыныч тормышта вафат булган егетләрнең әти-әниләре, тормыш иптәшләре 15 февральдә, ел саен район үзәгенә очрашуга җыелалар.
Очрашу истәлек такталары янында башланып китә.
“Кайсы тауның ташларыннан икән Батырлыкка һәйкәл куясы!“
Апас буйлап сәяхәт
Апас буйлап сәяхәт

Апас буйлап сәяхәт
Бөек Ватан сугышы елларында авылларда бөтен авыл хуҗалыгы эшләре, шул исәптән, ирләр башкара торган хезмәтләр хатын-кызлар, балалар, картлар җилкәсендә булды. МТСларда (ә алар Апас районында өчәү – Чүрибураш, Ишеево, Дәүләки авылларында) трактор, комбайн, машина белән идарә итергә өйрәнү курслары оештырылды. Алар бер караңгыдан икече караңгыга кадәр ачлы-туклы фронт өчен икмәк иктеләр. Бүген исән-имин яши торган апа-әбиләрнең күңелләрендә җуелмас эз калдырды.
Апас районында һәр елны сугыш чорында техникада (трактор, комбайнда) эшләгән хатын-кызларны зурлау танатанасы 9 май алды көннәрендә билгеләп үтелә. Ел дәвамында аларның социаль көнкүреш шартлары белән кызыксынып торыла. Район башлыгының таләбе шундый.Тагын бер онытылмаслык хатирә - ул сугыш чорында эшләгән хатын-кыз тракторчыларына һәйкәл төзелү, стелада мәрмәр ташка 171 тракторчы хатын-кызларның фамилияләре уеп язылган... Район хакимияте каршында корылган бу мәһабәт корылмага һәркем үзенең соклануын белдерә, яшь парлар чәчәкләр сала, ә аларның балалары горурлык кичерә.
Апас буйлап сәяхәт

Апас буйлап сәяхәт

Апас буйлап сәяхәт
Апас буйлап сәяхәт А.С.Пушкин һәйкәле
Апаста А.С.Пушкин хөрмәтенә куелган һәйкәл
Апас буйлап сәяхәт А.С.Пушкин һәйкәле
Апас буйлап сәяхәт А.С.Пушкин һәйкәле

Александр Сергеевич Пушкин 1799 елның 26 маенда (6 июнендә) Мәскәү шәһәрендә туа. Аның атасы Сергей Львович борынгы дворяннар нәселеннән килгән алпавыт булган, ләкин хуҗалык эшләре белән рәтләп шөгыльләнмәгән, шуңа утар-имениеләре аз файда биргән. Сергей Львович күңел ачуларны яраткан. Шигырьләрне урысча да, французча да ансат язган. Әдәбият белән кызыксынган, күбрәк французча китаплардан торган бик бай китапханәсе булган. Пушкинның ата-анасы балаларын тәрбияләү белән дә ныклап кызыксынмаган, алар француз гувернанткалары кулында үскән. Пушкин үзе дә белем алырга бигүк хирыс булмаган, бигрәк тә математиканы яратмаган, әмма әдәби китапларны яшьтән үк бик күп укыган. 8 нче яшендә французча шигырьләр яза башлаган, өйдә гел чит телдә генә аралашканлыктан, урысчага караганда французча яхшырак сөйләшкән. Гадәттә җәй айларын (1805-1810 елларда) Александр әнисе ягыннан әбисе, Мария Алексеевна Ганнибалда үткәрә торган була. Балачагы хатирәләре соңрак Пушкинның беренче поэмаларында чагыла.

Үсмер чагының 6 елын Пушкин 1811 елның 19 октябрендә дәрәҗәле кешеләр өчен ачылган лицейда үткәрә. Лицейда укыгында усмернең таланты ачыла һәм башкалар тарафыннан югары бәяләнә. Лицейда үткәрелгән еллар, дуслары шагыйрь күңелендә мәңгегә саклана һәм иҗатында чагылыш таба. Александр Сергеевичның яшьлеге шушында үтә, биредә шагыйрь Пушкин туа: 130лап шигырь иҗат ителә, «Руслан һәм Людмила» поэмасы языла башлый, танылган журналларда беренче язмалары басыла. Лицей хәзерге урта яки югары уку йортлары дәрәҗәсендә белем бирергә тиеш була. Бер елдан лицейдагы укытучылар һәм надзирательләр Пушкинга мондый рәсми сыйфатлама бирә: «Төпле булудан бигрәк, өстән генә ялтырый торган илһамлы, тирән акыллы булудан бигрәк, тиз кабынучан һәм үткен акыллы... Аз көч сорый торган предметларга гына сәләтен күрсәтә, шуңа күрә уңышы аз... Тырышып укымый... Тапкыр, ләкин буш сүзләргә генә... Җиңел холыклы».
1837 елның 10 февралендә Кара елгада дуэльдә Дантес тарафыннан атып каты яраланган, 3 көннән өендә үлгән.
Апас буйлап сәяхәт Габдулла Тукай һәйкәле
Апаста урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле
Апас буйлап сәяхәт Габдулла Тукай һәйкәле

Апас буйлап сәяхәт Габдулла Тукай һәйкәле

Татар халык шагыйре Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев) 1886 елның 14 апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте (ТАССР Арча районы) Кушлавыч авылында туа. Кечкенәдән ятим калган Габдулла, кулдан-кулга йөреп, балачагын Сасна, Өчиле, Кырлай авылларында уздыра. Башлангыч белемне Кырлай авылы мәдрәсәсендә ала.

1895 ел башыннан Тукай Уральск шәһәрендә яшәүче туганнары гаиләсендә тәрбияләнә. Биредә ул татар халык иҗатын һәм әдәбиятын җентекләп өйрәнә, гарәп, фарсы, төрек, рус һәм башка халыкларның әдәбиятлары белән таныша, рус теле аркылы Көнбатыш классик әдәбияты казанышларын үзләштерә. Үзе дә беренче шигырьләрен иҗат итә.

Уральскидагы әдәби-мәдәни хәрәкәт Тукай тормышында хәлиткеч роль уйный. 1905 елгы революция дулкыны белән зур әдәбиятка килеп кергән әдип монда җәмәгать эшлеклесе, журналист, тәрҗемәче һәм шагыйрь буларак формалаша.

1907 елның көзендә Тукай Казанга кайта. Ул үлемсез әсәрләренең күбесен шушында яза; профессиональ революционерлар даирәсенә керә; татар культурасының революцион-демо-кратик канатын җитәкләүгә алына. Шагыйрьнең сугышчан шигърияте һәм иҗтимагый, әдәби процессларның иң четерекле проблемаларына багышланган публицистик чыгышлары әдәби-мәдәни хәрәкәтнең төп юнәлешен билгеләүче көчкә әверелә.
Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә Казанда үпкә авыруыннан вафат була. Тукай татар халкының яңа реалистик әдәбиятына һәм хәзерге заман татар әдәби теленә нигез салучы булды. Шагыйрь иҗтимагый прогресска хезмәт итүне үзенең гражданлык бурычы итеп санады; кыска гына гомер юлында күпкырлы иҗаты белән татар культурасы тарихында яңа эпоха ачты.
Г. Тукайны башка милләт халыклары да үз итә. 1986 елда, шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан, Берләшкән Милләтләр Оешмасының Мәгариф, фән һәм культура буенча комитеты (ЮНЕСКО) бу бәйрәмне халыкара күләмдә билгеләп үтте.
Апас буйлап сәяхәт Шәүкәт Галиев һәйкәле
Мин көзге каникулда апамнар белән Апас район үзәгенә бардым . Апас үзенең матурлыгы белән таң калдырды. Анда нинди генә һәйкәлләр юк.Алар бик күп.Шәүкәт Галиев һәйкәле
Апас буйлап сәяхәт Шәүкәт Галиев һәйкәле

Апас буйлап сәяхәт Шәүкәт Галиев һәйкәле

Шәүкәт Галиев (Шәүкәт Галиулла улы һидиятуллин) 1928 елның 20 ноябрендә Татарстан АССРның Апас районы Олы Бакырчы авылында крестьян гаиләсендә туа. 1943 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм туган колхозында эшли башлый. 1945—1953 елларда ул хисап эшләрендә, район газетасында эшли, 1950 елда КПСС сафларына керә. 1953 елдан алып ул «Чаян» журналы редакциясендә эшли. 1956 елда эшче яшьләр кичке урта мәктәбен тәмамлый. 1959—1961 елларда Мәскәүда СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Әдип 1958 елда СССР Язучылар союзына кабул ителә. 1961 —1971 елларда ул — профессиональ язучы, ә 1984 елгакадәр — Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият редакциясе мөдире.
Ш. Галиевның беренче шигырьләре 1948 елда басылып чыга. Шуннан соң шагыйрь үзенең әдәби иҗат эшен киң җәелдереп җибәрә. Ш. Галиев танылган балалар шагыйре. 1972 елда бу өлкәдәге әсәрләре өчен ул Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. 1980 елда аның балалар өчен язылган шигырьләре «Заяц на зарядке» исеме астында рус теленә тәрҗемә итеп басылды. 1982 елда шагыйрь бу китабы өчен Халыкара бүләккә — Г.Х. Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга лаек булды. Ш. Галиев шулай ук олылар өчен язылган лирик шигырьләре, җырлары, бигрәк тә сатира-юмор әсәрләре белән дә әдәбият сөючеләрнең игътибарын җәлеп итте.

ШКОЛЬНАЯ ЭЛЕКТРОННАЯ ЭНЦИКЛОПЕДИЯ