ГлавнаяБЛОГИМОЯ КУЛЬТУРНАЯ ЖИЗНЬ

100 ЛЕТ НАШЕМУ ДОМУ - 1001x135

Новые записи
Выставка стереофотографий «Стерео-Казань»
Выставка стереофотографий «Стерео-Казань»
сегодня в 08:50 - Азалия Гайнуллина 0 0
Дом-музей Василия Аксенова
Дом-музей Василия Аксенова
вчера в 20:45 - Веюков Ильмир 1 +1
Приключения Хомы и Суслика
Приключения Хомы и Суслика
вчера в 20:15 - Ярослав Коротышкин 0 0
У каждого народа свой язык родной
У каждого народа свой язык родной
вчера в 19:47 - Вячеслав Литта 0 0
Конференция посвященная дню родного языка.
Конференция посвященная дню родного языка.
вчера в 17:46 - София Потехина 2 +2
Памятник коту Казанскому
Памятник коту Казанскому
вчера в 17:09 - РАЛИНА МИНГАЗОВА 2 +2
Культурно-развлекательный центр Пирамида
Культурно-развлекательный центр Пирамида
вчера в 14:05 - Азалия Гайнуллина 4 +3
Первое место.
Первое место.
вчера в 13:51 - София Потехина 4 +4
мероприятия посвященные году родного языка .
мероприятия посвященные году родного языка .
вчера в 13:43 - Виктория Созонова 3 +3
Экскурсия по музею мемориалу ВОВ
Экскурсия по музею мемориалу ВОВ
вчера в 13:34 - РАЛИНА МИНГАЗОВА 2 +3
Музей истории Благовещенского собора
Музей истории Благовещенского собора
вчера в 13:01 - Снежана Урусова 2 +2
Вечер загадок в библиотеке
Вечер загадок в библиотеке
вчера в 10:17 - РАЛИНА МИНГАЗОВА 4 +4
Сертификат за участие в конкурсе
Сертификат за участие в конкурсе
вчера в 09:35 - Амир Беляков 4 +5
Дипломы))
Дипломы))
вчера в 09:33 - Амир Беляков 6 +6
В любимой библиотеке
В любимой библиотеке
вчера в 09:30 - РАЛИНА МИНГАЗОВА 4 +4
Встреча с Лейлой Лерон
Встреча с Лейлой Лерон
вчера в 09:17 - Тимур Зиганшин 4 +4
Выставка "Семейная азбука"
Выставка "Семейная азбука"
вчера в 09:13 - Тимур Зиганшин 3 +3
Выставка национального отдела
Выставка национального отдела
вчера в 09:11 - Тимур Зиганшин 3 +3
Выставка "Доброе чтение"
Выставка "Доброе чтение"
вчера в 09:07 - Тимур Зиганшин 2 +2
Выставка "190 лет Лескову"
Выставка "190 лет Лескову"
вчера в 09:05 - Тимур Зиганшин 4 +4
+1202 RSS-лента RSS-лента

МОЯ КУЛЬТУРНАЯ ЖИЗНЬ

Автор блога: Сабирзянова Язиля
Туган авылым (1)
Туган авылым
1. Авылымның үткәне.
Олы буын вәкилләре Аксу авылы оешу тарихын болай сөйлиләр: “Моннан өч йөз ел элек хәзерге Аксу авылы урнашкан урында куе урман була. Урман уртасындагы иңкүлектән чишмә агып чыга.
Тау итәгеннән төшкәч Бола елгасына бер километрлар чамасы җитмичәрәк "каты җир" дигән урын бар. Тау итәген ике яктан ермак кочып алган формада тора. Тау итәгеннән соң бик матур болын, шул болынның "каты җир" янына якынрак кара кизләү чишмәсе урнашкан. Шул чишмә янында Аксу исемле кеше яши. Тора-бара бу урында 6-7 хуҗалыктан торган "Аксу" исемле кечкенә генә авыл барлыкка килә”.
Бола елгасының икенче ягында Кукау дигән рус авылы урнашкан. Анда бик зур имениясе булган алпавыт яшәгән. Менә шушы авыл халкы Аксу халкын кыерсытканнар, талаганнар, кыйнаганнар, җирләрен алганнар. Бу кыерсытуга чыдый алмыйча, Аксу бабай, мондагы булган барлык хуҗалыкны ияртеп тау башындагы чишмә янына килеп урнаша. Халык тау башындагы урманны эшкәртеп, чишмә тирәсенә урнаша башлый.
Бу чишмәнең суы бик тәмле була, шулай ук ул күп сулы да була. Хәзерге вакытта бу чишмә кое итеп эшләнгән һәм "Бикмәмәт кое"сы дип атала. Яңа урында барлыгы 50-60 йорт кына була һәм ул да тирә - яктан биек койма белән әйләндереп алына. Бу койма чит кешеләрнең һөҗүменнән саклану өчен эшләнгән була. Күчеп урнашкан авыл Аксу бабай хөрмәтенә "Аксу" исемле булып кала. Шушы 50-60 йорттан торган Аксу халкы өчен авылдан читкә чыгарга бары тик бер генә капка була. Кешеләр кая гына барырга теләсәләр дә, шушы капкадан чыгып йөрергә тиеш булганнар. Бу кечкенә генә Аксу авылында кешеләр күч-күч булып урнашканнар, яки бер ишек алында 10-15 хуҗалык яшәгәннәр. Ләкин болай яшәү тора-бара авыл халкында ризасызлык тудырган. Чөнки авыл халкы һаман арткан һәм койма белән әйләндереп алынган кечкенә авылда халык бернинди һөнәр белән дә шөгыльләнә алмаган, һәм авыл халкы землемер чакырта. Ул авыл халкына тигез итеп җир бүлә һәм авыл халкын тигез урамнарга урнанаштыра. Шуннан соң авыл һаман зурая бара, ә халкы игенчелек белән шөгыльләнә башлый. Авыл һаман зурая һәм, күпмедер вакыт үткәннән соң, бер ярым километрга сузылган өч урам барлыкка килә.
Ә кишер чәчү моннан 100-150 еллар элек башланып китә. Авыл халкы сөйләве буенча бер кеше Астрахань шәһәренә күчеп китә. Ә монда яшелчәлек бик нык алга киткән булган. Шуннан бу кеше орлык табыштырып Аксуга кайта һәм кишер чәчә башлый һәм аннан күп кенә доход ала. Аңардан күреп, әкренләп, башка хуҗалыклар да кишер чәчү белән шөгыльләнә башлыйлар. Тора-бара кишер чәчү барлык хуҗалыкның төп кәсебенә әверелә. Колхозлашканчы һәр хуҗалык 2-3 әр гектар кишер чәчкәннәр һәм аны якын-тирәдәге авылларга чыгып сатып, күп кенә доход алганнар. Хәзерге вакытта да Аксу халкы бу һөнәрен ташламаган, һәр хуҗалык кишер чәчү белән шөгыльләнә. Кишер чәчү белән бергә Аксу халкы башка яшелчәләр үстерү буенча да күп кенә авыллардан өстен торалар.
2. Авылымның бүгенгесе.
Бүгенге көндә авылыбыз 302 хуҗалыктан торган кечкенә шәһәрчеккә тиң, 723 кеше яши. Бакчаларыбызга күз салсагыз: бер җирдә нәрсә генә үсми - кишер, чөгендер, су¬ган, бәрәңге, торма, сарымсак. Ә менә — кишер! Ул бездә һәр өй артындагы бәрәңге бакчасының буеннан – буена сузылган, киңлеге 1 әр метр лы кишер түтәлләре алып тора. Бер сутый җир дә буш ятмый. Киресенчә, биредәге халыкка җир җитми, һәр хуҗалык утызар сутыйлы ике, өч, дүрт... бакча утырта. Шулкадәр җир бары кул белән генә эшкәртелә.
Туган авылым

Туган авылым

Туган авылым

Туган авылым

Туган авылым

Туган авылым

Туган авылым

Авылыбызның традициясе.
Авылыбызда ел саен, кишерләрне алып бетергәч, зур бәйрәм “Кишер бәйрәме” оештырыла. Авыл халкы бу бәйрәмне көтеп ала, борынгыдан килгән күркәм традицияләрен сакларга тырыша.
2009 нчы елның көзендә “Кишер бәйрәм”енә хөрмәтле кунакларыбызны каршыладык. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер – министр урынбасары авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтовлар килгән иде.
Туган авылым

Туган авылым

ШКОЛЬНАЯ ЭЛЕКТРОННАЯ ЭНЦИКЛОПЕДИЯ