Бу дөньяга килү бәхете Шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиянең кызыксындыру бүләге лауреаты Фәйрүзә Мөслимова "Ярату яралары", "Апрель кары" китаплары белән шигырь сөючеләрне әсир итте. "Сабантуй" газетасында, хәзер "Ялкын" журналында эшләп, балалар һәм үсмерләрнең дустына, сердәшенә әйләнде.