ГлавнаяБЛОГИМОЯ ИНТЕРЕСНАЯ ЖИЗНЬБуляковская начальная школа

Новые записи
С праздником, дорогие девочки!
С праздником, дорогие девочки!
8 марта 2026 - Элина Ризванова 0 0
Выступление в Суворовском училище
Выступление в Суворовском училище
8 марта 2026 - Элина Ризванова 0 0
Ильвина Мазитова
КидСпейс : фешн лаборатория!
8 марта 2026 - Ильвина Мазитова 0 0
КидСпейс : фешн лаборатория!
КидСпейс : фешн лаборатория!
8 марта 2026 - Ильвина Мазитова 0 0
Легендарная детская киностудия им. М. Горького в Москве
Легендарная детская киностудия им. М. Горького в Москве
4 марта 2026 - Ильвина Мазитова 0 0
Масленица пришла, блин да мед принесла!
Масленица пришла, блин да мед принесла!
4 марта 2026 - Элина Ризванова 0 0
Смотр песни - Самый звонкий хор!
Смотр песни - Самый звонкий хор!
3 марта 2026 - Элина Ризванова 0 0
Музей Гарри Поттера на ВДНХ
Музей Гарри Поттера на ВДНХ
3 марта 2026 - Ильвина Мазитова 0 0
День Снежного Барса!
День Снежного Барса!
2 марта 2026 - Элина Ризванова 0 0
Труд облагораживает человека!
Труд облагораживает человека!
27 февраля 2026 - Элина Ризванова 0 0
Праздник " Солнце в Маслëнке" .
Праздник " Солнце в Маслëнке" .
20 февраля 2026 - Ильвина Мазитова 0 +1
Прощание с "Әлифба"
Прощание с "Әлифба"
18 февраля 2026 - Амирхан Хакимов 0 0
Мастер-класс в ГМИИ РТ
Мастер-класс в ГМИИ РТ
16 февраля 2026 - Ясмина Даукаева 0 0
Фестиваль PROнаука в КФУ
Фестиваль PROнаука в КФУ
16 февраля 2026 - Ясмина Даукаева 0 0
Сказка о царе Салтане!
Сказка о царе Салтане!
15 февраля 2026 - Ильвина Мазитова 0 0
Nur Now - Выставка цифрового искусства.
Nur Now - Выставка цифрового искусства.
15 февраля 2026 - Ильвина Мазитова 0 0
Чебурашка 2 в кинотеатре
Чебурашка 2 в кинотеатре
6 февраля 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Рождественский концерт  в Храме Сергия Радонежского
Рождественский концерт в Храме Сергия Радонежского
1 февраля 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Цирк "Конек-Горбунок"
Цирк "Конек-Горбунок"
1 февраля 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Буратино
Буратино
1 февраля 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0

Буляковская начальная школа

Автор
Опубликовано: 2291 день назад (30 ноября 2019)
+33
Голосов: 33
Буляковская начальная школа

Мәктәп тарихы
1929-1930 елларда Өшәр авылыннан 6-7 хуҗалык күчеп килеп утырганнар. Алар
үзләренең бу сайлап алган урыннарын Бүләк дип атаганнар, ә Өшәр халкы Күчмә дип
йөрткәннәр.”Күчмәгә барып кайтыйк әле”- ди торган булганнар. Бу хуҗалыклар үзара
шобага салышып, җир участокларын бүлешкәннәр. Шушы елларда дүрт еллык мәктәп
салынган. Мәктәп бинасы итеп Өшәр авылының урта хәлле кешесе,Чуен Төхбәйның, өен
китереп салганнар. Шобага салган вакытта мәктәп урыны Якты авылы башына, иң читкә
чыккан. Ә инде авылның иң хөрмәтле кешеләреннән берсе Ханов Гәрәйхан:“Мәктәп бит
ул авлыбызның күрке, ул уртада булырга тиеш”,- дигән. Менә шулай итеп, Бүләк авлының
нәкъ уртасында башлангыч мәктәп барлыкка килгән.
30 нчы еллардан башлап шушы көннәргә кадәр кемнәр генә килеп укытмаган да, кемнәр
генә белем алмаган бу мәктәптә. Авлыбызның өлкән кешеләреннән берсе Мокыймов
Назыйф үзенең беренче укытучысын һәм бу мәктәпнең беренче укытучысын болайдип
--- Безне Бәрия апа укытты. Без аны бик ярата идек. Бүгенгедәй хәтеремдә, 4 нче классны
тәмамлагач ул мине, авылдан берүземне, пионер формасы кидереп пионер лагерына
илттерде. Мине Гыильфанов Җиһангир абый итеп куйган иде. Еллар үтә торган
укытучылар да алышынып торган. Шулай да өлкән буын кешеләре аларны онытмыйча
искә алалар.1932-1936 елларда укыткан Сара апаны (Байсар авлыннан), 1936-1939 елларда
укыткан Насыйрова Фәрхенур апаны (Өшәр авлыннан), 1939-1940 елларда укыткан
Габдрахим һәм Рәхимә Сәрвәровларны (Әҗәкүл авлыннан) күңелләрендә саклыйлар. 1940
нчы елны Уразай авлыннан килеп, Гаянов Шәех укыта башлый. Сугыш башлана. Ул
фронтка китә һәм сугыш кырларында ятып кала. 1941-1949 елларда Йөзкәева Хаҗәр,
Габдрахимова Бибикамал, Гыйнанова Халисәләр укытканнар. Бу елларда тормыш бик
авыр булган. Тол хатыннар үгез җигеп печән ташыганнар. Көзге көннәрдә укытучылар да
иртән укытсалар, кичен ындыр табагында эшләгәннәр, балалар белән башак җыярга
чыкканнар. Укучы балалар буш вакытларында читән буйларында үскән кураларны җыя
торган булганнар. Ә мәктәпне караучы, дәрес барганда, тимер мичкә шул кураларны ягып,
класс бүлмәсен җылыта торган булган.
1949- 1954 елларда Башкирия ягыннан килеп Нәбиев Шәйхел укыткан. Бу елларда балалар
күп булган һәм шуңа күрә 2 сменалы уку оештырылган. Кичкә кадәр, лампа яндырып
укый торган булганнар. Аңа иртән балалар укытып, ә кичен партия укуларын оештырырга
да туры килгән. Бу елларда мәктәп шулай ук клуб хезмәтен дә үтәгән. Парталарны күтәреп
куеп, кино куя торган булганнар. Шулай ук укытучы Нәбиевтан рөхсәт алып вечерлар да
ясый торган булганнар. Укытучы авылда бик кадерле, олы хөрмәткә лаек кеше булган.
“Нәбиев килми торып бер җыелыш та, бер нәрсә дә башланмый торган иде”,- дип искә ала
өлкән буын кешеләре. Аңа алмашка 1954 елдан башлап үзенең 20 ел гомерен балалар
укытуга һәм тәрбияләүгә багышлап Чишмә укытучысы Сабиров Хәсәнҗан килә. Ул бик
таләпчән, бик нык төгәл кеше була. Аның алып барган документлары хәзерге көнгә кадәр
саклана, елы- елга теркәлеп сакланып килгән. Сабиров белән беррәттән Гыйльфанова
Мөҗәллия (Карт авылыннан) ,Хурамшина Наилә (Тат.Суксуныкы), Бакирова Нәҗибәләр
1964 нче елда Минзәлә педакгогия училищесын тәмамлап, Нуруллина Вәсилә туган
авылына эшкә кайта. Үзенең 32 ел гомерен Бүләк башлангыч мәктәбендә балалар укытуга
һәм тәрбияләүгә багышлый. Ул оста педагог та, балалрга тугры дус та, иптәш тә була
белгән һәм аңа өстәп 15 ел партия пропагандисты булып торган. Ул гомере буена
балаларга тирән белем бирергә, аларны кеше итәргә омтылган. Укыткан укучылары
арасында программистлардан алып, барлык һөнәр ияләре дә бар. Гомумән алганда, Бүләк
башлангыч мәктәбен бетергән укучылар барлык тармакларда да эшлиләр. Алар үзләренең
беренче укытучыларына бик рәхмәтле һәм хөрмәт белән искә алалар.
Буляковская начальная школа
515 просмотров
Комментарии (11)
Булат Шаймухаметов # 30 ноября 2019 в 18:54 0
маленькая деревня и маленькая школа
Диляфруз Варина # 1 декабря 2019 в 12:55 0
да. спасибо, Булат
Ринар Сайфуллин # 1 декабря 2019 в 15:58 0
интересный блог
Диляфруз Варина # 1 декабря 2019 в 16:40 0
Да спасибо
Руфиль Нургалиев # 1 декабря 2019 в 16:45 0
хороший блог
Диляфруз Варина # 1 декабря 2019 в 16:48 0
Спасибо
Елизавета Афанасьева # 2 декабря 2019 в 08:07 0
Молодец!
Диляфруз Варина # 3 декабря 2019 в 15:54 0
ВСЕМ БОЛЬШОЕ СПАСИБО!!!
Азамат Галлямов # 2 декабря 2019 в 17:17 0
Здорово! Интересно!
Диляфруз Варина # 3 декабря 2019 в 15:53 0
да
Диляфруз Варина # 3 декабря 2019 в 15:53 0
ВСЕМ БОЛЬШОЕ СПАСИБО!!!