1942 елда 1924 елгы егетләргә дә китү чираты җитә... Алар белән бергә бабамның бертуган абыйсы Шәрипов Нәҗип Шәрип улы да 14 август үзе теләп фронтка китә.
17 яшь була аңа ул вакытта. Ярославль шәһәренә кече лейтенантлар әзерли торган училищега китерәләр. Ләкин тәмамларга вакыт булмый, сугыш яңа корбаннар сорый. Аны да 124нче гвардия укчы полкына кушып фронтка озаталар. Дон елгасы буенда барган бәрелешләрдә беренче сугышчан чыныгуын ала. Елганың әле бер, әле икенче ярына чыгып сугышалар. Аның суына кадәр кызара. Яраланмый калу могҗиза була. Ләкин сугышның икенче көнендә бабамның да шартлау дулкыны җиргә алып бәрә. Гомере бетмәгәндер, әлеге мәхшәрдән Казан татары, Сәйфетдинов фамилияле өлкән лейтенант коткарып зур авырлыклар белән кыр госпиталена китерә. Аның яралы кулын кисмәкче булалар, ризалыгын бирми. Тугыз ай дәваланган соң, беренче группа биреп кайтарып җибәрәләр.
Олыгайган көннәрендә намаз әһеле булды, беребезне дә догадан калдырмады. "Яшь буын без татыган ачлык-ялангачлыкны, михнәтләрне күрмичә, бүгенге тынычлыкның кадерен белеп яшәсен иде" дип еш кабатлый иде ул. Эх, хәзер бер генә көн аның үгет-нәсыйхәтләреен тыңлап утырасы иде...
2014 елның 20нче мартында Нәҗип бабабыз арабыздан китеп барды.... Авыр туфрагы җиңел булсын!