4 апрель көнне эниемнең көндезге аш вакытында Г. Кариев исемендәге театрда Алмачуар спектакле карап кайттык. Бик кызганыч спектакль.
Малай Закир һәм яшь ат Алмачуарның дуслык һәм бәйлелеге турында дулкынландыргыч һәм кайгылы тарих. Бу очракта, Сабантуйны бәйрәм итү, ат чабышында җиңү теләге нәрсәгә китерергә мөмкинлеге турында гыйбрәтле дәрес: яшь атның ныгып бетми, Закирның яраткан аты һәлак була. Спектакльдә өч дөнья: бүреләр, атлар, кешеләр яшиләр. Кеше һәм табигать арасындагы үзара мөнәсәбәтләр аеруча дулкынландыргыч булып тора. Залда утыручы хэр баланын күнеле тулды, юл буе уйланып кайттым. Иң ошаганы төп геройларның безнең белән фотога тошүләре.