ГлавнаяБЛОГИМои мысли вслухСтатья обо мне в газете «Бөгелмә авазы»

Статья обо мне в газете «Бөгелмә авазы»

Автор
Опубликовано: 178 дней назад (17 июня 2017)
Редактировалось: 1 раз — 9 декабря 2017
Настроение: Отличное, мне очень понравилось в редакции газеты
Играет: Фанфары
+6
Голосов: 6
9-нче июнендә «Бөгелмә авазы» газетасының 41нче номерында минем турында мәкалә басылып чыкты.
Статья обо мне в газете «Бөгелмә авазы»

Көндәлек тутыручы Камил
«Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәни-белем бирү проекты Татарстан Республикасында инде өч ел рәттан тормышка ашырыла. Проект 2014 елда старт алды. Ул башта беренче сыйныф укучылары өчен генә иде. Хәзер исә бу проекта 40 000 бала катнаша.
Балаларның, ата-аналарның һәм педагогларның унай фикерләре әлеге тәжрибәне алга таба үстерү өчен этәргеч булып торган. Проектны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Хәзер балалар саны 4 тапкырга артыграк. Проект аудиториясендә – 1 - 4 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре. Хәзерге вакытта «Укучыларның мәдәни көндәлеге» 2017-2018 уку елы өчен әзерләнә.
2016-2017 ел проектында 168 000 нән артык бала катнашкан. Алар арасында бөгелмәлеләр дә бар. Бу – 1, 6, 9 нчы мәктәп укучылары. Әлеге бәйгедә катнашкан биш укучының берсе – 9 нчы мәктәп укучысы Камил Сөләйманов. Бәйге нәтиҗәләре буенча ул «Укучының мәдәни көндәлеге» порталында «Иң актив кулланучы» номинациясендә җингән. Аның белән без күрешеп-сөйләштек.
"«Укучыларның мәдәни көндәлеге» нәрсе соң ул?" - диярсез. Мин дә шул сорауга җавап эзләдем. Баксаң, бу өйгә бирелгән биремнәрне тутыру гына түгел икән.
- Бу көндәлекне тутыру куп вакытны ала. Мин аны өйдә дәресләрне әзерләгәч, ял көннәрендә матурлап тутырып утырдым. Әлеге көндәлек аша үз талантларың турында да сөйләп була. Мин үзем рәсем ясарга, җырларга, шигырьләр укырга яратам. Математика, география фәннәре белән кызыксынам. Шуңа күрә нинди бәйгеләрдә катнашуымны, кайсы музейларга, киноларга, китапханәләргә баруымны анда теркәп бардым, билетларны ябыштырдым. Казанда да еш булабыз. Анда Дәүләт милли музее ошады. Гомумән, һәр музей үзенчә уникаль инде ул, аларда йөрү белем туплау белән бер. Сыйныфыбыздан «Укучыларнын мәдәни көндәлеге»н тутырырга өч кеше алынган иде. Тик мин генә эшне азакка кадәр җиткердем. Бик кызыклы, мавыктыргыч эш булды ул. Быел да яңа көндәлек тутырырга җыенам, - ди Камил.
212 җинүче бала 26 май көнне Казанда кунакта булып кайткан. Алар «Әкият» курчак театрында Габдулла Тукайның «Су анасы» спектаклен караган.
Айгөл Шәрәфиева

9 июня в газете «Бөгелмә авазы» («Голос Бугульмы») №41 опубликована статья обо мне.
Камиль, заполняющий дневник
Проект «Культурный дневник школьника» в Республике Татарстан реализуется уже три года подряд. Проект стартовал в 2014 году. Сначала он был только для первоклассников. Сейчас в этом проекте участвует 40 000 детей.
Мнение детей, родителей и педагогов послужило стимулом для дальнейшего развития проекта. Его поддержал Президент Республики Татарстан Рустам Минниханов. Сейчас количество участвующих в проекте детей в 4 раза больше. Аудитория проекта – учащиеся 1 - 4-х классов и их родители. В настоящее время «Культурный дневник школьника» готовится для 2017-2018 учебного года.
В 2016-2017 учебный год в проекте приняли участие более 168 000 детей. Среди них есть и бугульминцы. Это учащиеся 1-ой, 6-ой, 9-ой школ. Среди пяти школьников-победителей – учащийся 9-ой школы Камиль Сулейманов. По итогам конкурса «Культурный дневник школьника» он также победитель в номинации «Самый активный пользователь сайта». Мы с ним встретились и поговорили.
«Что же это такое "Культурный дневник школьника"?» - спросите вы. Я тоже хотела найти ответ на этот вопрос. Оказывается, это не только заполнение предоставленных в дневнике заданий.
- Заполнение дневника занимает много времени. Я аккуратно заполнял его дома после уроков и в выходные дни. Также в дневнике можно рассказать о своих талантах. Сам я люблю рисовать, петь, читать стихи. Увлекаюсь математикой и географией. Я участвовал во всех конкурсах сайта. Посещая музеи, кинотеатры, ставил отметки, приклеивал билеты. Наша семья ездила в Казань. Там мне особенно нравится Национальный музей Республики Татарстан. Вообще, каждый музей уникален по-своему. Посещения музеев – это тоже способ получения новых знаний. Из нашего класса в начале года за «Культурный дневник школьника» взялись три человека. Но только я довёл эту работу до конца. Это очень интересный и увлекательный проект. В следующем учебном году опять собираюсь заполнять новый дневник, - рассказал мне Камиль.
26 мая 212 победителей побывали в гостях в Казани и посетили кукольный театр «Экият», где посмотрели спектакль «Водяная» по мотивам произведения Габдуллы Тукая.
Айгуль Шарафиева
248 просмотров
Комментарии (5)

tatbook.ru