ГлавнаяБЛОГИМой класс

ШКОЛЬНАЯ ЭЛЕКТРОННАЯ ЭНЦИКЛОПЕДИЯ верх

Новые записи
Международный день школьных библиотек
Международный день школьных библиотек
вчера в 22:39 - Анна Раимова 1 0
Экологическая акция "ЭКО КМЦ"
Экологическая акция "ЭКО КМЦ"
вчера в 22:25 - Регина Шакирьянова 1 +1
Арслан Вафин
Программа "Приключения Шапокляк и моего класса"
вчера в 21:59 - Арслан Вафин 0 0
Самат Малаткин
Национальный музей Республики Татарстан
вчера в 21:37 - Самат Малаткин 2 +1
Памятник-бюст  Л.Н.Толстому в Казани.
Памятник-бюст Л.Н.Толстому в Казани.
вчера в 21:18 - Регина Шакирьянова 4 0
Национальная библиотека РТ. Книга "Филипок" Л.Н.Толстого
Национальная библиотека РТ. Книга "Филипок" Л.Н.Толстого
вчера в 20:49 - Регина Шакирьянова 4 +2
Гәуһәр - мечеть в Бугульме
Гәуһәр - мечеть в Бугульме
вчера в 20:39 - Глеб Червонный 3 +1
Дом Климовых в Бугульме
Дом Климовых в Бугульме
вчера в 20:26 - Глеб Червонный 3 0
Рузаль Шарифуллин
Авыл миче
вчера в 20:17 - Рузаль Шарифуллин 3 0
Рузаль Шарифуллин
Талбишек
вчера в 20:10 - Рузаль Шарифуллин 2 0
Акция "Подари книге вторую жизнь"
Акция "Подари книге вторую жизнь"
вчера в 19:59 - Регина Шакирьянова 6 +3
Международный день школьных библиотек
Международный день школьных библиотек
вчера в 19:47 - Регина Шакирьянова 4 +3
Чернобыль фаҗигасендә авылдашлар
Чернобыль фаҗигасендә авылдашлар
вчера в 19:42 - Регина Галиуллина 3 +3
Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга яңа һәйкәл
Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга яңа һәйкәл
вчера в 19:38 - Регина Галиуллина 4 +4
Ахметова Лиана
Памятник.
вчера в 19:12 - Ахметова Лиана 5 +3
Рузаль Шарифуллин
Сикия авылы клубы
вчера в 19:10 - Рузаль Шарифуллин 3 +1
Рузаль Шарифуллин
"Аю мәҗлесе" спектакле
вчера в 19:04 - Рузаль Шарифуллин 3 +1
Ахметова Лиана
Памятник войнам интернационалистам.
вчера в 18:51 - Ахметова Лиана 3 +1
Мария Левушкина
Национальная библиотека Республики Татарстан
вчера в 18:29 - Мария Левушкина 1 +1
мои поделки.
мои поделки.
вчера в 17:44 - Виктория Созонова 6 +3
+1105 RSS-лента RSS-лента

Мой класс

Автор блога: Разиля Ханова
Наше культурное Муслюмово (12)
Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында
Мөслим районының Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында булдым.Анда районыбызның танылган җырчысына бюст куелган.
Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында

Мәдәният йорты якты,матур,төрле мәдәни чаралар үткәрелеп кенә тора.
Ял итеп утырыр өчен матур диваннар куелган,тәрәзәләрдән нур бөркеп тора.
Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында

Мин Мөслимебезнең елдан-ел матурланганына сөенәм!Безнең Мөслимебез үзендә туып үскән
кешеләрне онытмый,аларны данлый!Мөслим турында шагыйрьләр күпме җырлар язган,композиторларыбыз күпме көйләр чыгарган. Мин районыбызның шундый данлыклы булуы белән горурланам!
Разиля Ханова +37 985 9 комментариев
Мөслим районының радиотапшырулар үзәгендә
Мин яңа гына Мөслим районының радиотапшырулар үзәгендә булдым.Мөслим радиосының тапшырулар
бүлмәсе якты,матур,гөлләр үсеп утыра.
Мөслим районының радиотапшырулар үзәгендә

Мин тапшыруларны ничек эфирга әзерләгәннәрен күрдем.
Безнең Мөслим радиосы көненә өч тапкыр эфирга чыга.Радиодан күп яңалыклар,хәбәрләр,төрле
тапшырулар,матур концертлар ишетәбез.Ул безгә тәрбия чарасы булып тора.
Мөслим районының радиотапшырулар үзәгендә

Мин Мөслим радиосы белән горурланам!
Концерт Данифа Шарафетдинова
14 декабря в сельском клубе состоялся отличный концерт с участием солиста студии и песни "Кыйбла" Данифа Шарафетдинова.
Концерт Данифа Шарафетдинова

Концерт Данифа Шарафетдинова

После концерта состоялась небольшая фотосессия односельчан с исполнителями.Все остались довольны!
Концерт Данифа Шарафетдинова
Разиля Ханова +40 1144 9 комментариев
Пони тоже кони
29 ноября мы с братишкой посетили будущий конно-спортивный клуб "Аргамак".
Пони тоже кони

Я этого дня ждала целую неделю. Очень люблю животных. Они такие добрые и сильные.
Пони тоже кони

До свидания,красавцы!
Пони тоже кони
Баланлы авылы китапханәсендә
Мин китапханәгә йөрергә бик яратам.Безнең китапханәдә китаплар бик күп,матур итеп бизәлгән,
эчтәлекле стендлар эленеп тора.
Баланлы авылы китапханәсендә

Баланлы авылы китапханәсендә

Баланлы авылы китапханәсендә

Минем энем Ислам да китаплар укырга ярата.Без икәүләшеп
китапханәгә йөрибез.Без сораган китапларны Венера апа бик тиз табып бирә.Китап-белем чишмәсе ул.Шуңа күрә мин күберәк укырга,тирәнтен белем алырга тырышам,илебезгә лаеклы,кирәкле кеше булып чыгарга хыялланам.
Мин Габдулла Тукай ,Муса Җәлил шигырьләрен укырга яратам.Муса Җәлил шигырьләрен бөтен дөнья укучылары зур соклану белән укый.”Моабит дәфтәрләре”шагыйрьне әдәбиятның бөтен дөнья орбитасына алып чыкты.
Җәлил шигырьләре халыкның рухи дөньясына яңа байлык өстәде,әдәбият мирасына кыйммәтле
хәзинә булып керде һәм шагыйрьгә үлемсезлек алып килде.Шагыйрьнең үз сүзләре белән әйтсәк:
Туфрак күмәр тәнне ,күмә алмас
Ялкынлы җыр тулы күңелне.
Үлем диеп әйтеп буламы соң,
Җиңеп үлгән мондый үлемне!
Муса Җәлил дә үзенең шигырьләре белән безнең белән бер сафта атлый.Ул бездә матур һәм яктытойгылар тәрбияли,кешеләрдәге,тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.
Без китапларны яратыйк,аларны күз карасыдай саклыйк һәм күберәк укыйк!
Мөслимнең Җиңү Паркында
Мин Мөслимдә Җиңү Паркында сугыш кырында ятып калган якташларыбыз истәлегенә төзелгән мемориаль комплексында булдым.Җиңү ордены беркетелгән 7 метрлы стелла янында совет солдаты фигурасы урнаштырылган.Шулай ук Советлар Союзы Геройлары һәм Хезмәт Геройларының да бюстлары урнаштырылган.
Мөслимнең Җиңү Паркында

Мөслимнең Җиңү Паркында

Мөслимнең Җиңү Паркында

Танк Т-80 а кырыенда.
Шушы тыныч матур тормыш,җиләкле,чәчәкле болыннар,матурлыклар,безгә күпме корбаннар,
бәрәбәренә килде.Мин батырлар алдында башымны иям.
Безне яклар кешеләребез,сакчыларыбыз булмаса бу матурлыклар булмас,тыныч таңнар атмас, кан-яшьләр коелыр,без бу матурлыкларны күрә алмас идек.Җиңү өчен миллионнар корбан булды,җиңү өчен барысы да эшләнде.
Мин ,кодрәтемнән килсә,бөтен җир шарын кочагыма кочып чәчәкләргә,тынычлыкка күмәр идем! Бер генә җирдә дә сугышлар булмасын,әниләребезнең күз яшьләре түгелмәсен,каннар коелмасын,безнең шат тавышыбыздан туган өебез,авылыбыз,мәктәбебез,туган илебез гөрләпторсын иде!
Разиля Ханова +38 1058 7 комментариев
Мөслим районының китапханәсе
Мин Мөслим районының үзәк китапханәсендә булдым.
Китапханә эче бик якты,чиста,матур,китаплар бик күп.
Мөслим районының  китапханәсе

Уку залында бик күп урындыклар,укып утыру өчен өстәлләр тора,рәт-рәт китап-
лар белән киштәләр тезелеп киткән.
Мөслим районының  китапханәсе

Мөслим районының  китапханәсе

Мөслим районының  китапханәсе

Уку өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган.
Безгә тырышып укырга гына кирәк,юкка гына укуны энә белән кое казу димиләр.
Мөслим районы телевидениесе
Мин районыбыз телевидениесендә булдым.Анда эшләүчеләрнең тырыш хезмәтләрен күрдем.
Экран янына басып карадым.
Мөслим районы телевидениесе

Мөслим телевидениесе күрсәткән яңалыкларны,хәбәрләрне,
концертларны бик яратып карыйм.Мина аларның сөйләүләре,төрле темаларга алып барган
тапшырулары бик ошый.Аларга алдагы эшләрендә дә зур уңышлар телим!
Мөслим районы яшьләр үзәге”Мизгел”
Мин җомга көнне районның “Мизгел”яшьләр үзәгендә булдым.
Мөслим районы яшьләр үзәге”Мизгел”

Мөслим районы яшьләр үзәге”Мизгел”

”Мизгел”яшьләр үзәге бик матур.Аның директоры булып Эльвира апа Гәрәева эшли.”Мизгел”яшьләр үзәге ,яшьләр белән,бик күп
төрле чаралар үткәрәләр,Алар төрле бәйгеләрдә катнашалар һәм призлы урыннар алалар.
Аларга эшләрендә зур уңышлар телибез!
“Авыл утлары”газетасы редакциясендә
Мин районның “Авыл утлары”газетасы редакциясендә булдым.
“Авыл утлары”газетасы редакциясендә

Мин “Авыл утлары”газетасын бик яратып укыйм.Анда район яңалыклары,укучыларның төрле бәйгеләрдә җиңүләре,шигырь сәхифәләре бик ошый.”Авыл утлары”газетасы безне тәрбияләүдә,гореф-гадәтләребезне саклауда зур терәк булып тора.Миңа редакциядә бик ошады.Мин редакция хезмәткәрләренә эшләрендә зур уңышлар телим!

tatbook.ru