ГлавнаяБЛОГИмой дневникпродедушка

продедушка

Автор
Опубликовано: 951 день назад (16 апреля 2015)
Рубрика: продедушка
+19
Голосов: 19
Минем бабам (әниемнең бабасы)Ногман Мортаза улы Мортазин 1918 нче елның 1нче июнендә Арбор авылында туган. Балачак елларын шул авылда үткәрә. 20 яше тулгач солдат булып армиягә китә.
Бабайның армия вакыты беткәнче үк Фин сугышы башлана һәм аны фин сугышына җибәрәләр. Ул 1941 нче елда Фин сугышыннан Бөек Ватан сугышына китә. Бабам биш ел буе җиңү көненә кадәр шушы сугышның бөтен авырлыкларын күрә. Бик күп шәһәрләрне алуда катнаша. Үз-үзен аямыйча, батырларча сугыша. Берничә тапкыр яралана. Яралары төзәлгәч кулына, мылтык тотып, яңадан сугыш кырына китә. Бабайга фашистларны тар-мар итеп, җиңү көнен Германиядә каршылау насыйп була.
Бу сугыш беткәч ул өенә кайта алмый әле. Аларны Монголия чүлләре аша Кытайга җибәрәләр. Кытайга японнар бәреп кергән була. Бабай шушы японнарны Кытайдан куып чыгаруда катнаша. Ул туган өенә 1946нчы елның декабрь аенда гына әйләнеп кайта. Япон сугышы шуңарчы сузыла.
Бабам өч сугышта катнашкан, бик күп батырлыклар күрсәткән. Алган орден һәм медальләре шуны әйтеп тора.
За оборону Москвы
За взятие Кенигсберга
За победу над Германией
За победу над Японией
За взятие Большого Хингана
За отвагу медальләре бар.
орден Славы третьей степени
орден Красной Звезды
орден Отечественной войны
орденнары бар.
Сугыштан кайткач ул колхоз бригадиры, төзелеш бригадиры булып эшли.2000 елда 82 яшендә вафат була. Аның фотосы Чепьядагы “Халыклар дуслыгы” музеенда да эленеп тора.
186 просмотров
Комментарии (50)

tatbook.ru