ГлавнаяБЛОГИЛетний культурный блогБезнен каһарманнарыбыз

Безнен каһарманнарыбыз

Автор
Опубликовано: 166 дней назад (10 мая 2017)
+2
Голосов: 2
Безнен каһарманнарыбыз



Сугыш... Нинди авыр сүз бу. Бу сүздә күпме түгелгән күз яше, кан, вакытсыз өзелгән гомерләр.... Бу сүз күпме кешенең йөрәгендә авыр яра калдырган. Күпме кешеләр якты киләчәк өчен җаннарын да кызганмаган. Халкыбыз Бөек жиңүне күп югалтулар бәрабәренә яулап алган.

Без боларның барысын да укып, ишетеп, зәңгәр экраннарыбыз аша күрәбез . Ә сугышта катнашучыларның ниләр кичергәнен күз алдына китерү дә куркыныч бит.

Минем дәү әтиемнең әтисе Шәрәфетдинов Сәләхетдин дә 1941 елның 2 июнендә сугышка китеп бара. Ул китү белән 15 июнь конне дәү әтием дөньяга килә.

Бабаем киткәч нибары бер хат юллый: «Исән чыгып булмас, ахры...», – дип өзгәләнеп яза ул. Шул көннән башлап, бернинди хәбәре дә килми, хәбәрсез югала. Шулай итеп тормыш тулысынча дәү әбиемә кала. Берсеннән-берсе нәни 2 бала (дәу әтиемнең 4 яшьлек абыйсы да була) белән тол кала. Авырлыклар белән булса да дәү әбием балаларын үстерә , тормышлы итә.

Сугыш эзсез узмаган. Инде минем шул чорда үскән дәү әтием дә, дәү әнием дә юк . Аларның гомерләре кыска булган. Мин хатирәләр сорап калырга өлгермәдем.

Тик шулай да, уйлана торгач, мин авылыбызды яшэп ятучы бердэн бер сугыш ветераны Мөлеков Котдус бабай янына сугылырга булдым. Сугыш сүзен ишетүгә ул: «Әй, кызым, Сугыш ул− тетерәндергеч исем, явыз исем, үзе үткән юлда күпме бушлык, күпме хәсрәт-кайгы китерде», − дип куйды. Аңа үткәннәрен искә алып сөйләү бик авыр булды. Чөнки бөтен үткәнне искә алырга кирәк, ди ул: күпме шәһәр, авылларның юкка чыгуы, иптәшләренең күз алдында үлеме.

Мөлеков Котдус бабай 1927 елның 10 маенда Аксу авылында дөньяга килә. 17 яшьлек яшь егет булса да, 1944 елда аны да сугышка чакырып алалар. Үзләре белән бик кирәкле җылы киемнәрне генә алырга кушалар. Аларны иң элек Ульян өлкәсенә кыска курсларга, аннан Германия ягына озаталар.

«Фашистлар безгә каршы бик куәтле ут ачуларына карамастан, аларга каршы торырга барлык көчебезне тоттык, җиңәргә омтылдык. Ләкин без командирыбыз Черноховскийны саклап кала алмадык. Ә мин могҗиза белән генә исән калдым. Минем аягым каты яраланып, госпитальгә озатканнар. Анда инде миңа операция ясаганнар. Бу көннәрдән соң озакламый Җинү көнен каршы алдык», −диде ул күзләреннән тамган яшьләрен сөртеп.

Котдус бабай Бөек Ватан сугышында «Германияне җиңгән өчен» II дәрәҗә орден белән бүләкләнә.
Безнен каһарманнарыбыз


Мин Котдус бабайның сөйләгәннәреннән соң уйга чумдым. И, Ходаем! Без нинди рәхәт, матур, тыныч тормышта яшибез икән. Әгәр без тыныч, матур өйләрдә, тату гаиләдә яшибез, иркен мәктәпләрдә укыйбыз икән, белегез − бу җирдә безнең матур яшәвебез өчен меңләгән солдатның каны, әбиләребезнең ачы тире түгелгән. Бу яшьлекнең кадерен, тормышның ямен белеп яшик, дуслар! Без, бүгенге көн балалары, бүгенге матур тормышта, тыныч күк астында, әти- әниләребезнең җылы кочагында гомер кичерәбез. Безнең балачак − бәхетле балачак

Бу тынычлыкны яулап алып биргән ветераннарга, сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына безнең рәхмәтебез чиксез. Сезнең батыр хезмәтегезне һичкайчан онытмабыз. Сезгә лаеклы алмаш булып үсәрбез.
89 просмотров
Комментарии (4)

tatbook.ru