«Культурный Дневник школьника»

значимый культурно-образовательный проект Татарстана, реализуемый Министерством культуры РТ, Министерством образования и науки РТ под патронажем Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова.

КУЛЬТУРНЫЙ ДНЕВНИК ШКОЛЬНИКА В ЦИФРАХ

более
85 000
записей пользователей
свыше
200
конкурсов проведено
более
4 000
победителей конкурсов сайта

ПРИСОЕДИНЯЙСЯ К КУЛЬТУРНОЙ КОМАНДЕ ТАТАРСТАНА!

ВЕДИ ДНЕВНИК И БЛОГ
ДЕЛИСЬ ВПЕЧАТЛЕНИЯМИ
УЧАСТВУЙ В КОНКУРСАХ
ПРЕЗИДЕНТСКАЯ ЕЛКА
ТОРЖЕСТВЕННОЕ НАГРАЖДЕНИЕ

ОТЗЫВЫ ПОБЕДИТЕЛЕЙ

Вместе с «Культурным дневником» я открыл для себя Татарстан, его культуру и историю. С удовольствием участвую в конкурсах и мероприятиях портала. Столько новых уголков Татарстана повидал! А ещё проект очень помогает в учёбе. Спасибо всем организаторам!

Амир Ямаев, пгт Уруссу Ютазинского района

«Укучының мәдәни көндәлеге» проектында без өченче ел рәттән җиңүчеләр исемлегендә. Проекты белән без бик күп шәһәрләрдә булып кайттык, күп чараларда катнаштык, республика күләмендә булган конкурсларда катнашып җиңүчеләр арасында да булдык. Күп кенә районнарыбызда дусларыбыз бар, алар белән бергә театрларга, музейларга йорибез. «Укучының мәдәни көндәлеге» белән без бик горурланабыз, оештыручыларга бик куп итеп рәхмәтебезне белдерәбез!

Диляра и Лейля Юсуповы, г. Заинск

Я ученик 2 класса. Участвую в проекте "Культурный Дневник Школьника" уже второй год. Благодаря КДШ у меня много новых друзей. Я узнал столько интересного об истории и культуре моего родного края! Бываю в музеях и на концертах, в театрах и в исторических местах. Я очень полюбил проект КДШ за новую интересную жизнь.

Курмаев Бахтияр, г. Казань

Мне очень нравится проект КДШ! Спасибо организаторам за интересные конкурсы! В 2019 году я победил в 1 этапе конкурса "Самый активный пользователь портала" и меня пригласили на Республиканскую Президентскую Ёлку в Казань! Я впервые побывал на такой Ёлке, нам подарили очень красивые подарки! Ещё благодаря проекту я познакомился с новыми друзьями со всех уголков Татарстана! КДШ – мой любимый проект!

Токмачев Роман, г. Бугульма

ГЛАВНАЯБЛОГИКультурный дневник школьникаКультурный дневник школьника

Культурный дневник школьника

Автор
Опубликовано: 1438 дней назад (13 мая 2022)
0
Голосов: 0
Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы
Семен Архип улы Ларионов исемендәге
2 нче санлы Чирмешән урта мәктәбенең
3 сыйныф укучысы Гыйниятуллина Язилә Илгиз кызы.

Эссе
“Укучының мәдәни көндәлеге”

Таныш булыгыз - мин, Гыйниятуллина Язилә Илгиз кызы. Бүгеге көндә Советлар Союзы герое Семен Архип улы Ларионов исемендәге 2 нче санлы Чирмешән урта мәктәбенең 3 сыйныфында белем алам. Мәктәбебезнең гап - гади укучысы мин. Бары тик “4” һәм “5”ле билгеләренә генә укыйм. Мәктәптә уздырылган бәйге һәм олимпиадаларда катнашам һәм җиңүләр яулыйм. Мисал өчен, рус теле буенча уздырылган Республика олимпиадасында катнашып диплом белән бүләкләндем.
Җырларга биергә, күп укырга яратам. Укырга яратам дигәннән, минем әбием, Сиринь Йосыф кызы,лаеклы ялдагы ветеран - укытучы. Телем ачылганчы үк ул мине “Су анасы”, “Шүрәле”ләр белән “таныштырды”. Шулай итеп, китаптагы рәсемнәрне карый –карый, 5 яшемдә үк туган телемдә хәреф танырга һәм укырга өйрәндем. Әле дә хәтеремдә, әбиемнең, мине нәни кулларымнан тотып, китапханәгә алып барганы. Шул көннән алып китаплар минем якын дусларыма әйләнде. Беренче сыйныфта укыганда инде мин Район үзәк китапханәсенең иң актив укучыларының берсе булдым.
Беренче уку елыннан ук мин мәктәп һәм район күләмендә уздырылган мәдәни чараларда актив катнашам. Татар теле һәм әдәбияты укытучяыларының Республика күләмендә үткәрелгән семинар – киңәшмәсендә мин Г.Тукай шигырьләрен яттан укыдым.
2 нче сыйныфта укыганда ГабдуллаТукайның туган көненә багышланган кичәдә безнең мәктәп укучылары “Су анасы “әкиятен сәхнәләштерде. Һәм алар арасында мин дә бар идем! Бу бәйрәм миңа бик ошады, Тукай иҗаты белән кызыксынуым тагын да артты. Ә быел исә бәйрәмдә мин “Сабыйга” шигыре белән чыгыш ясадым.
Тукай иҗаты белән беррәттән мин Муса Җәлил иҗатын да үз итәм. II Халыкара
“Җәлил укулары”әдәби бәйгесендә, “Муса Җәлил” татар телендә номинациясендә, I урын яуладым.
Үзәк китапханәнәдә оештырылган “Лучший читатель года”дигән бәйге җиңүчесе дә бит әле мин!
Узган уку елында башлангыч сыйныф укучылары арасында үткәрелгән “Укучының мәдәни көндәлеге”конкурсында җиңү яулап, башкалабыз Казанга бару бәхетенә ирештем. Анда без “Әкият” курчак театры бинасында уздырылган бик күп кызыклы чараларда катнаштык. Минем өчен бу бик зур шатлыклы һәм сөенечле көн булды!Мин бу чарадан канатланып, дәртләнеп кайттым. Бу уку елында да,әлеге конкурста катнашып, мин үз көчемне сынап карарга уйладым.
Хәзерге вакытта, районыбыз эшмәкәрләре бертуган Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар оештырган «Татарстан дигән Ватаным бар, татар дигән халкым, телем бар» I район әдәби-музыкаль конкурсының “Туган телгә мәдхия” нәфис сүз номинациясендә “Туган телем – татар теле”дигән шигырь белән чыгыш ясарга әзерләнәм.
Мин, табигатем белән, бик шук һәм кызыксынучан бала. Барысына да өлгерергә, бәйгеләрдә катнашырга тырышам. Гаиләбез , бигрәк тә әбием, белән авылыбызның тарихи һәм истәлекле урыннарында,музейларда еш булабыз. Районыбызның кызыклы,күренекле шәхесләре белән очрашабыз. Шулай ук Район мәдәният йортында уздырылган төрле чараларны,концерт, спектакльләрне дә калдырмаска тырышабыз.
Барлык башкарган эшләремне мин Мәдәни көндәлегемә теркәп барам. Мәдәни көндәлек алып бару миңа бик ошый,чөнки эшләгән эшемнең нәтиҗәсе күренә, алдагы көнемне планлаштырыга ярдәм итә. Мәдәни көндәлегем минем чын дустыма, юлдашчыма әверелде. Мин кая гына барсам да, без аның белән һәрвакыт бергә. Мин сеңлем Ясминәне дә үземнән калдырмыйм, аны да көндәлек белән эш итәргә өйрәтәм, дусларыма да Мәдәни көндәлек булдырырга киңәш итәм.
Дәресләрем тәмалануга, Балалар сәнгать мәктәбенә йөгерәм. Анда мине үзем кебек биюче дусларым көтә. Район мәдәният йортында уздырылган “Мини мисс Черемшан -2022” бәйгесендә катнашып Мини мисс “Улыбка” исемен яуладым. Буш вакытымда дусларым белән урамда уйнарга да вакыт табам.
Бүгенге көндә мин рәхәтләнеп үз телемдә сөйләшәм.Туган телемә мәхәббәт уяткан әбиемә,әниемә, укытучыларыма зур рәхмәт диясем килә.
Мин татар кызы һәм мин татар булуым белән горуланам!
377 просмотров
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

Мы в контакте