Татар әдәбиятына кабатланмас бай иҗат мирасы кертүче Дибәҗә Каюмова турында. Кем соң ул Дибәҗә Каюмова? Якташ язучыбыз Дибәҗә Каюмова – зур талант, гап-гади сүзләрне дә әсәренең иң кирәк җирендә кулланып, иң кирәк урынында аларны алмаз ташыдай ялтыратып, кеше күңеленең иң ерак нокталарына илтеп җиткерә белүче, күңелләрнең иң түрендә әле шытып кына яткан иң кирәк хисләрне таба белеп, аларны язгы ташкыннар сыман ургыта белүче олы сүз остасы дип әйтсәк тә була.
Шулай итеп, Дибәҗә Каюмованың туган якка, туган халкына багышлап язылган әсәрләрен өйрәнү алынган теманың актуаль булуын күрсәтә.