ГлавнаяБЛОГИконцерт "кем кемне..."Г.Тукай Әдәби музеена сәяхәт

Г.Тукай Әдәби музеена сәяхәт

Автор
Опубликовано: 594 дня назад (26 апреля 2016)
+43
Голосов: 43
Казанның Тукай урамында гаҗәеп бер йорт бар. Галиҗәнаб вакыт монда, әйтерсең, үзенең агышын туктата да, сине бермәлгә, тормыш ыгы-зыгысыннан аерып, ерак тарих, зур әдәбият дөньясына алып кереп китә. XIX гасыр азагы - XX гасыр башы гүзәл архитектура истәлеге булган әлеге бинада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның Әдәби музее урнашкан.
Музейда 1 зал Тукайнын балачагын. 2 зал шагыйрьнен мэдрэсэдэ укыган еллары белэн таныштыра. 3 зал тукайнын Казан чоры,шагыйрь журналист,жэмэгать эшлеклесе буларак таныла. 4 зал гомеренен Казанда яшэгэн елларында куп кенэ шэхэрлэргэ сэяхэт итуе турында сойли. Уптэсендэ кочле туберклез авыруы булуга карамастан,шагыйрь ижади эшчэнлеген дэвам итэ.
Бүгенге көнгәчә Габдулла Тукайның берничә шәхси әйбере сакланып калган. Шагыйрьнең кул җылысын тойган ядкарьләр Татарстан Милли музее филиалы фондында – Казандагы Габдулла Тукай музеенда саклана. Алар – шагыйрьнең юл кәрзине, түбәтәе, үги апасы Газизә Зәбировага бүләк иткән фаянс тартмачык, каләмдәш дусты Әхмәтгәрәй Хәсәни бүләк иткән көмеш җиң каптырмалары, Петербурга баргач сатып алган карандаш савыты һәм шунда укучы балалар бүләк иткән кара савыты. Шулай ук Габдулла Тукай вафатыннан соң йөзеннән төшереп алынган гипс битлек тә музейның кабатланмас экспонаты булып тора.
Татар шигърияте классигы Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына яңа милли шигърияткә һәм хәзерге татар әдәби теленә нигез салучыларның берсе буларак кереп калды.
Г.Тукай Әдәби музеена сәяхәт

Г.Тукай Әдәби музеена сәяхәт
Г.Тукай Әдәби музеена сәяхәт
Г.Тукай Әдәби музеена сәяхәт
Г.Тукай Әдәби музеена сәяхәт
Г.Тукай Әдәби музеена сәяхәт
Г.Тукай Әдәби музеена сәяхәт
Г.Тукай Әдәби музеена сәяхәт
Г.Тукай Әдәби музеена сәяхәт

Мин Габдулла Тукай музееннан уземэ бик куп мэгълумат тупладым.
732 просмотра
Комментарии (19)

tatbook.ru