ГлавнаяБЛОГИя и моя интересная жизньӘниләрнең бәйрәме!

Әниләрнең бәйрәме!

Автор
Опубликовано: 747 дней назад (29 ноября 2015)
+65
Голосов: 65
“Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз!

Һич ярамый

“Әни” сүзен таптарга.


Әниләрнең бәйрәме!


Иртүк торып битен юган,

Кем уяткан Руфинәне?

Уятмаган, үзе торган —

Бүген әни бәйрәме.

Пәрдәләрне ачып куйды,

Көн кояшлы, көн ямьле!

Якты булсын, балкып торсын —

Бүген әни бәйрәме.

Өстәл өстен кат-кат сөртте,

Җәйде ап-ак җәймәне.

Чиста булсын, пөхтә булсын

Бүген әни бәйрәме.

Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк, әйдә әле:

Котлы булсын!

Гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме!
232 просмотра
Комментарии (12)

tatbook.ru