Новые записи
Буратино в кино
Буратино в кино
вчера в 10:50 - Диана Кадырова 0 +1
Конек-горбунок в Казанском цирке
Конек-горбунок в Казанском цирке
вчера в 09:56 - Диана Кадырова 0 0
Москва
Москва
вчера в 07:32 - Полковников Егор 0 0
Новогоднее представление в ДК Ленина
Новогоднее представление в ДК Ленина
вчера в 07:30 - Полковников Егор 0 0
Раифа
Раифа
вчера в 07:29 - Полковников Егор 0 0
Выставка промыслов в ДК Залесный
Выставка промыслов в ДК Залесный
вчера в 07:27 - Полковников Егор 0 0
Кинотеатр
Кинотеатр
вчера в 07:24 - Полковников Егор 0 0
МК по фигурному катанию от Ильи Авербуха
МК по фигурному катанию от Ильи Авербуха
21 января 2026 - Маша Жарких 0 0
Чиполлино в КЦ Чулпан
Чиполлино в КЦ Чулпан
21 января 2026 - Маша Жарких 0 0
Спасение тридевятого царства
Спасение тридевятого царства
21 января 2026 - Диана Кадырова 0 0
Ледовое шоу Снегурочка
Ледовое шоу Снегурочка
21 января 2026 - Диана Кадырова 0 0
Мир Гарри Поттера
Мир Гарри Поттера
20 января 2026 - Диана Кадырова 0 0
Вперёд за чудом
Вперёд за чудом
20 января 2026 - Диана Кадырова 0 0
Театрализоаанное представление "Как-то раз под Новый Год"
Театрализоаанное представление "Как-то раз под Новый Год"
19 января 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Фильм "Снеговик"
Фильм "Снеговик"
18 января 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Новогодняя встреча волонтеров в РДБ
Новогодняя встреча волонтеров в РДБ
18 января 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Истрия Игрушек в Острове мечты
Истрия Игрушек в Острове мечты
18 января 2026 - Маша Жарких 0 0
Казань Экспо
Казань Экспо
18 января 2026 - Мария Иванова 0 0
Кремлевская елка
Кремлевская елка
18 января 2026 - Маша Жарких 0 0
Культурный центр "Сайдаш "
Культурный центр "Сайдаш "
18 января 2026 - Мария Иванова 0 0

Муса Җәлил музее

Автор
Опубликовано: 3021 день назад (16 октября 2017)
Настроение: отличное
Играет: да
+7
Голосов: 7
Карадуган авылында ике катлы йортта ике музей урнашкан. Берсе Советлар Союзы Герое, татар язучысы Муса Җәлил музее, икенчесе – Себер тракты тарихы музее.

Карадуган авылындагы, язучы М. Җәлилгә багышланган музейның эшчәнлеге пионер дружинасы исеменнән башлана. 1955 елдан мәктәпнең пионер дружинасы Муса Җәлил исемен йөртә. 1976 елның 15 февралендә Татарстан Республикасы Балтач районы Карадуган авылында тантаналы рәвештә музей ачыла. Үсеп килүче буыннарны тәрбияләү өлкәсендәге эшчәнлеге өчен 1990 елда музейга М. Җәлил исемендәге Республика премиясе бирелә.

М. Җәлил музее янында каһарман-авылдашларга багышланган сугыш һәм хезмәт даны Залы ачыла. Нигезгә һәлак булган якташ-авылдашлар турында табылган мәгълүматлар салына.
Татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә хәзерге Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында туа. 1973 елда Мостафа абзый, гаиләсен алып, Оренбургка күчә. Монда Җәлил Тукай, Дәрдемән, Рәмиев иҗатлары белән якыннан таныша. Шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр яза башлый. Аның беренче шигырьләр " Кечкенә Җәлил" имзасы белән басыла.

1922 елда Муса Казанга килә. Башта "Татарстан" газетасы редакциясендә эшли, ә 1923 елда татар рабфагында укый башлый. Шул елларда ул "Бибкәй кыз","Каз канаты" исемле пьесаларын яза. Бу пьесалар Казан, Уфа шәһәрләрендә куела, ә 1925 елда "Барабыз" исемле беренче шигырь җыентыгы (1928) Җәлилне шул заманның алдынгы шагыйрьләре рәтенә бастыра.

1927 елдан ул Мәскәүдә яши башлый. 1932 елга кадәр башта Кечкенә иптәшләр, соңыннан "Октябрь баласы" исемле балалар журналларының җаваплы редакторы була. 1927-1931 елларда Мәскәү университетының әдәбият бүлегендә укый.

1935 елда Муса Җәлил Мәскәүдә Татар опера студиясендә әдәби бүлек мөдире булып эшли башлый. Студия Татар опера театры өчен җырчылар, композиторлар әзерли. Студияне тәмамлаучылар Казанга кайткач, Татар опера һәм балет театры ачыла. Муса Җәлил дә, шул театрның әдәби бүлек мөдире булып, Казанга кайта. 1939 елда Мусаны Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе итеп сайлыйлар.

Мәскәүдә яшәгән елларда шагыйрь "Һат ташучы" поэмасын, "Алтынчәч", "Илдар" либреттоларын яза. Композитор Нәҗип Җиһанов бу либреттоларга опералар иҗат итә.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Муса Җәлил, беренчеләрдән булып, сугышка китә. Сугышта да ул каләмен кулыннан төшерми. 1943 елда аның "Тупчы анты" дигән җыентыгы басылып чыга.

1942 ел. Июнь. Шагыйрь Волхов фронтында. Каты сугышлар вакытында аларның часте чолганышта кала, М.Җәлил яралы хәлендә дошман кулына эләгә.

Фашистларның үлем лагере. Сорау алу һәм җәзалалар. Шомлы үлем шәүләсе. Ләкин Җәлилнең рухы сынмый, ул көрәшне туктамый. Шигырьләр яза. Иптәшләренең рухын күтәрә, аларны көрәшкә өнди. Гитлерчылар әсәрләрне туган илләренә каршы сугышларга димлиләр һәм ирекле легионнар төзү белән шөгыльләнәләр. Ләкин аларның өметләре акланмый. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре, легионерлар арасында аңлату эшләре алып барып, немецларның коткасын фаш итә.

Муса Җәлил һәм аның иптәшләре гитлерчыларга каршы кораллы восстание әзерлиләр. Ләкин араларына үтеп кергән бер хыянәтче аларның бу планнарын фашистларга ача. Мусаны һәм аның көрәштәшләрен төрмәгә ябалар.Тоткынлыкта язган шигырьләрен Җәлил 2 блокнотка туплый. Бер блокнотын Берлин төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле бер тоткын, ә икенчесен моабит төрмәсендә бергә утырган бельгияле Андре Тиммерманс алып чыга.

1944 елның февралендә фашистларның хәрби суды Җәлилне Һәм аның көрәштәшләрен үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.

Муса Жэлил безнен боек шагыйребез. Музейдэ мина бик ошады.
Муса Җәлил музее
Муса Җәлил музее
Муса Җәлил музее
Муса Җәлил музее
Муса Җәлил музее
Муса Җәлил музее
Муса Җәлил музее
864 просмотра
Комментарии (6)
Кочетков Мансур # 16 октября 2017 в 11:22 0
Булдыргансын!
Алиса Гарифуллина # 16 октября 2017 в 11:39 0
Здорово!!
Альбина Хамидова # 16 октября 2017 в 11:43 0
Эйбэт эчтэлекле музей.
Гульназ Марданова # 4 ноября 2017 в 12:29 0
Әфәрин, Амин!
Гузаль Ахтямова # 4 ноября 2017 в 12:53 0
Әфәрин, Амин!
Фарит Мадияров # 4 ноября 2017 в 13:21 0
Әфәрин, Амин!