Балаларны табигатьне саклауга мәктәпкәчә яшьтән өйрәтү мөһим. Экологик шөгыльләр тәрбиячеләр тарафыннан регуляр рәвештә үткәрелә. Алар табигатькә һәм әйләнә-тирә дөньяга уңай эмоциональ мөнәсәбәттә чагыла торган экологик культура формалаштыруга юнәлтелгән. Шушы максатларны күздә тотып Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында бүген “ЭКОМОДА” диеп аталган кичә уздырылды. Мероприятиедә икенчел чималдан эшләнгән әйберләрдән мода күрсәтү булды. Чара балаларда зур кызыксыну уятты. Әти-әниләре белән бергә алар кәгазьдән, бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабадан, полиэтилен пакетлардан, пластик шешәләрдән киемнәр ясадылар.Нинди генә киемнәр уйлап тапмаганнар алар. Балалар арасында индеец, ниндзя ташбакасы, батыр, патшабикә, клоун, патша, ковбой һәм башка персонажлар бар иде.
Минем энием дә бу бәйрәмгә бик теләп әзерләнде, ул минем сеңлемә кулҗмәк текте.