ГлавнаяБЛОГИя и культурный дневникЛетний культурный блог

http://зеленыйтатарстан.рф

Новые записи
Мое летнее путешествие
Мое летнее путешествие
сегодня в 20:19 - Амир Ямаев 0 0
Параолимпийские игры
Параолимпийские игры
сегодня в 19:40 - Амир Ямаев 0 0
Музей Естественной истории Татарстана
Музей Естественной истории Татарстана
сегодня в 18:25 - София Потехина 2 +2
Татармутфильм
Татармутфильм
сегодня в 15:54 - Марина Быковская 6 +4
Они достойно выполняли долг перед Родиной
Они достойно выполняли долг перед Родиной
сегодня в 15:05 - Вячеслав Литта 3 +3
Старо-Татарская слобода.
Старо-Татарская слобода.
сегодня в 14:48 - Снежана Урусова 2 +2
Выставка в детской библиотеке
Выставка в детской библиотеке
сегодня в 14:37 - Радик Семёнов 6 +5
Памятная доска С.З. Япееву
Памятная доска С.З. Япееву
сегодня в 13:24 - Иван Базыков 8 +8
Выставка «Кафтан. Костюмы Османской империи глазами современных турецких дизайнеров»
Выставка «Кафтан. Костюмы Османской империи глазами современных...
сегодня в 13:23 - Иван Базыков 8 +8
Культурно-досуговый комплекс им. В.И. Ленина
Культурно-досуговый комплекс им. В.И. Ленина
сегодня в 13:21 - Иван Базыков 7 +7
Аптека на Проломной: интересный факт
Аптека на Проломной: интересный факт
сегодня в 13:17 - Лейла и Тимур Саляховы 8 +8
Аптека на Проломной: интересный экспонат
Аптека на Проломной: интересный экспонат
сегодня в 13:13 - Лейла и Тимур Саляховы 5 +5
Аптека на Проломной
Аптека на Проломной
сегодня в 13:10 - Лейла и Тимур Саляховы 7 +6
Дом-музей Г.С.Шпагина
Дом-музей Г.С.Шпагина
сегодня в 11:49 - Радик Семёнов 5 +5
Музей «Дом Шляп»
Музей «Дом Шляп»
сегодня в 11:07 - Радик Семёнов 8 +8
Дарья Манахова
Чёртово городище.
сегодня в 09:42 - Дарья Манахова 5 +4
Литературная карта в Центральной библиотеке
Литературная карта в Центральной библиотеке
сегодня в 09:11 - Радик Семёнов 8 +8
Музей пожарного депо
Музей пожарного депо
сегодня в 09:03 - Вячеслав Литта 6 +5
Стела «Они вернулись с Победой»
Стела «Они вернулись с Победой»
сегодня в 07:30 - Ксения Чубурова 8 +8
День чтения
День чтения
сегодня в 07:27 - Ксения Чубурова 6 +6

Летний культурный блог

Автор
Опубликовано: 1213 дней назад ( 9 августа 2017)
+10
Голосов: 10
Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме.

Бәйрәм атамасы борынгы төрки “сабан” һәм “туй” сүзләреннән килеп чыккан. Элегрәк Сабантуй карлар эреп беткәч, язгы кыр эшләренә 2-3 атна кала үткәрелгән, хәзер аны кыр эшләре тәмамлаганнан соң бәйрәм итәләр.
Сабантуй тамырлары белән ерак гасырларга барып тоташа. Бу бәйрәм турында 921 нче елда ук Багдад хәлифеннән Болгарга илче булып килгән атаклы Ибн Фадлан үзенең бөтендөньяга танылган хезмәтләрендә язып калдырган.
Иске заманда Сабантуй бәйрәме зур вакыйга булып исәпләнгән һәм аны бәйрәм итүгә хәзерлек эшләре озак барган. Кыш буена хатын-кызларыбыз бәйрәмгә бүләк әзерләгән, теккән, чиккән. Яз җитү белән малайлар йомырка, ә егетләр сөлге җыйган. Милли бизәкләр белән чигелгән сөлге иң кадерле бүләк булып саналган. Сөлге җыю, гадәттә, җыр-бию, уен-көлке белән бергә алып барылган. Бүләкләр колга башына эленгән, ә кайчакта егетләр үзләрен урап бәйләп куя торган була. Үзенә күрә Сабантуй шурасы булып саналган аксакаллар, ярышлар вакытында тәртип саклаган һәм җиңүчеләрне бүләкләү өчен жюри әгъзаларын билгеләгән. Бәйрәмнең кульминациясе - мәйдан. Биредә йөгерү, сикерү, милли көрәш буенча ярышлар, ат чабышлары үткәрелгән.
Акрынлап Сабантуй гомуми һәм милләтара бәйрәмгә әйләнә бара. Бүген аны Татарстан авылларында, поселокларында, районнарында, шәһәрләрендә генә түгел Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да һәм татар диаспоралары яшәгән Россиянең һәм дөньяның башка төбәкләрендә дә бәйрәм итәләр.
Хәзерге вакытта Сабан туена дәүләт бәйрәме дәрәҗәсе бирелде. Аңа хәзерләнү һәм бәйрәм итү буенча указлар, карарлар чыгарыла, бәйрәмне финанслау чыганаклары билгеләнә.
Борынгы Сабантуй бәйрәме акрынлап матур, заманча традицияләр белән тулыландырыла. Шулай да бәйрәмебезнең асылы гасырдан-гасырга күчеп, сакланып килә.
Татарстан Республикасында Сабантуй бәйрәме июнь аенда, үткәрелә иде, ләкин бу бәйрәмнәр июль аена күчерелде. Безнен район авылларында Сабантуйлар 1 июль көнне үткәрелде. Без гаиләбез белән Тәмте- Мәтәскә, Ямбулат авыллары Сабантуена бардык. Яңгыр яву сәбәпле озак тормадык, кайтып китәргә туры килде.

Мин кайтып киткәнче тошерергә олгергән фотоларны сезгә курсәтергә булдым.
Летний культурный блог

Летний культурный блог

Летний культурный блог
Летний культурный блог

Летний культурный блог

хатын кызлар аркан тартканда минем әниемнен бергә уйнап ускән дус кызы да катнашты
Летний культурный блог
Летний культурный блог

ир- атлар аркан тартканда, әниемнен энесе, минем туган абыем була инде катнашты, алар икенче урынны алдылар.
Летний культурный блог

капчык киеп йогерештә минем укытучым - Зөһрә Тимершовна да катнашты.
Бәйрәм бик матур гына башланып киткән иде, янгыр килеп, явып барсын да бозды.
334 просмотра
Комментарии (5)
Арина Багаева # 9 августа 2017 в 15:27 0
молодец!+
Тимур Рашидов # 9 августа 2017 в 15:55 0
Надеюсь с барашком всё хорошо v
Азалия Галимзянова # 20 сентября 2017 в 09:39 0
здорово
Игошин Яромир # 25 октября 2017 в 22:27 0
здорово!
Alina Samitova # 10 ноября 2017 в 15:41 0
Молодец!

tatbook.ru