-Әйт әле син, ник Кыш бабай
Килә кыш уртасында?
Никҗылыткач кына килми
Үзенең юргасында?
-Җылыда килсш Кыш бабай,
Әлбәттә, эрер иде.
Бурексез дә, итексез дә,
Күлмәкчән йөрер иде.
Күз алдына киләме соң
Менә шундый Кыш бабай?
Юк инде, ул булыр иде
Бары тик йолкыш бабай.
Андый Кыш бабай нигә ул,
Хәерлерәк булмавы.
Килсен кышның уртасында,
Кирәк түгел соңлавы.