ГлавнаяБЛОГИИнтересно!Лилия Садриева "Тик синдә каламын, Мөслимем"

Лилия Садриева "Тик синдә каламын, Мөслимем"

Автор
Опубликовано: 3418 дней назад ( 3 декабря 2016)
Редактировалось: 1 раз — 8 апреля 2026
Настроение: отличное
+13
Голосов: 13
Күңелем нигәдер ашкынып
Көтә гел Мөслимем язларын.
Яшәргә сүрелмәс дәрт биргән
Язларның иң дәртле назларын.
Гомерләр язлардан башлана
И, язмыш, читләргә ташлама.
Мин калам Мөслимем язында
Төренеп иң татлы назына.
Аклыкка, сафлыкка төренеп
Ничә кыш кышладым мин синдә.
Кышларның энҗедәй аклысы
Ягымлы, назлысы Мөслимдә.
Гомерне ак төсләр ямьлиләр,
Күңелгә якын ич кышың да.
Китмимен ямь эзләп еракка
Гомерем башланган шушында.
Лилия Садриева "Тик синдә каламын, Мөслимем"
1027 просмотров
Комментарии (3)
Алсуня Кашфразиева # 3 декабря 2016 в 18:14 0
красивые стихи
Румия Габитова # 3 декабря 2016 в 18:57 0
Здорово!
Тимур Рысаев # 4 декабря 2016 в 08:09 0
очень красиво!