ГлавнаяБЛОГИИнтересно!Кошларга бүләк Зәки Нури

Новые записи

Кошларга бүләк Зәки Нури

Автор
Опубликовано: 4022 дня назад (16 марта 2015)
+30
Голосов: 30
Ачылды ак калын юрган,

Исте апрель җилләре.

Кошлар кайта: сагындырган

Туган-үскән җирләре.



Көннәрен юлда үткәреп,

Куанышып очалар,

Канатларына күтәреп,

Яз китерә ич алар.



Килсен әйдә, килсеннәр,

Без — дуслары кошларның.

Оялар куйдык, керсеннәр,

Бүләге, дип, дусларның.



Һәр җирен тикшереп кат-кат,

Оялар сайласыннар,

Сайрасыннар безне мактап,

Шатланып сайрасыннар.
1294 просмотра
Комментарии (5)
Ранис Шарифуллин # 16 марта 2015 в 18:19 +21
шәәәәәәәәп! smile
Ярослав Головин # 16 марта 2015 в 19:00 +1
scratch
Ильнара Сабирова # 16 марта 2015 в 19:01 +21
Бу шигырьне бүген Марат укый иде dance
Рауф Аманов # 17 марта 2015 в 07:21 +1
Супер!!
Рауф Аманов # 17 марта 2015 в 07:22 0
Класс!!