Без бу көннәрдә "Колобок" курчак спектакле куярга әзерләнәбез. Курчакларыбызны инде әзерләп бетердек, декорацияләр әзер. Без бу спектаклебезне видеога төшереп, "Театр как театр" конкурсына да җибәрәчәкбез. Бу эштә безгә әти-әниләребез булышачак. Ә алдагы спектаклебез "Чукмар белән Тукмар" дип атала иде.
Яңа спектаклебезнең фотоларын соңрак куярмын.