ГлавнаяБЛОГИи я здесь....Без Тукай оныклары.

Новые записи
Буратино в кино
Буратино в кино
вчера в 10:50 - Диана Кадырова 0 +1
Конек-горбунок в Казанском цирке
Конек-горбунок в Казанском цирке
вчера в 09:56 - Диана Кадырова 0 0
Москва
Москва
вчера в 07:32 - Полковников Егор 0 0
Новогоднее представление в ДК Ленина
Новогоднее представление в ДК Ленина
вчера в 07:30 - Полковников Егор 0 0
Раифа
Раифа
вчера в 07:29 - Полковников Егор 0 0
Выставка промыслов в ДК Залесный
Выставка промыслов в ДК Залесный
вчера в 07:27 - Полковников Егор 0 0
Кинотеатр
Кинотеатр
вчера в 07:24 - Полковников Егор 0 0
МК по фигурному катанию от Ильи Авербуха
МК по фигурному катанию от Ильи Авербуха
21 января 2026 - Маша Жарких 0 0
Чиполлино в КЦ Чулпан
Чиполлино в КЦ Чулпан
21 января 2026 - Маша Жарких 0 0
Спасение тридевятого царства
Спасение тридевятого царства
21 января 2026 - Диана Кадырова 0 0
Ледовое шоу Снегурочка
Ледовое шоу Снегурочка
21 января 2026 - Диана Кадырова 0 0
Мир Гарри Поттера
Мир Гарри Поттера
20 января 2026 - Диана Кадырова 0 0
Вперёд за чудом
Вперёд за чудом
20 января 2026 - Диана Кадырова 0 0
Театрализоаанное представление "Как-то раз под Новый Год"
Театрализоаанное представление "Как-то раз под Новый Год"
19 января 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Фильм "Снеговик"
Фильм "Снеговик"
18 января 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Новогодняя встреча волонтеров в РДБ
Новогодняя встреча волонтеров в РДБ
18 января 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Истрия Игрушек в Острове мечты
Истрия Игрушек в Острове мечты
18 января 2026 - Маша Жарких 0 0
Казань Экспо
Казань Экспо
18 января 2026 - Мария Иванова 0 0
Кремлевская елка
Кремлевская елка
18 января 2026 - Маша Жарких 0 0
Культурный центр "Сайдаш "
Культурный центр "Сайдаш "
18 января 2026 - Мария Иванова 0 0

Без Тукай оныклары.

Автор
Опубликовано: 4014 дней назад (26 января 2015)
Настроение: отличное
Играет: умеренная
+1
Голосов: 1
Татарстан Республикасы Балтач районы Чапшар башлангыч мəктəбе - балалар бакчасы Ӏ сыйныф укучысы Ахтямова Гүзəл Алмаз кызы
Син бит , шагыйрь, татар халкы өчен
Яшәү дәреслеге язган зат”.

Тукай, Тукай , дибез. Габдулла Тукайның туган көнен билгелибез. Ə төптән уйлап карасак, без, чыннан да, гомер буе Тукай белән бергә яшибез. Кечкенәдән бәләкәй Апушны кызганабыз, Шәрифә карчыкны явыз, дибез. Без үскән саен Тукай үсә, ул үскән саен – без.
Габдулла Тукаебыз исə - татар шигърияте күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык – безнең горурлыгыбыз һәм мактанычыбыз. Җаныбыз аның шигырьләреннән, ул тудырган гаҗәеп дөньядан аерыла алмый .
Теләсә кайсы милләтне милләт иткән ике төп нәрсә бар. Аларның беренчесе – туган тел, икенчесе – милли көй, милли моң. Уйлап карагыз әле. Габдулла Тукай сүзләренә җырлана торган “Туган тел”, “Туган авыл”, “Бәйрәм бүген”, “Әллүки”, “Тәфтиләү” җырларыннан башка татарны, аның күңелен һәм рухын күз алдына китереп буламы? Юк, әлбәттә. Дөньяда яхшы җырдан да олырак сәнгать юктыр. Ни өчен дисәң, җырда туган телнең иң затлы, иң тәмле, иң хисле, иң моңлы сүзләре бергә җыела.
Ə Тукаебызның əкиятлəре булмаса, гүзəл балачагыбыз булыр иде микəн? Ул «Су анасы», «Шүрəле», «Кəҗə белəн Сарык» əкиятлəре нинди генə бөек кешелəр тəрбиялəмəде икəн! «Сабыйга», «Эшкə өндəү», «Эш беткəч, уйнарга ярый» шигырьлəре исə нинди генə hөнəр иялəре үстермəде! Димəк, без бəхетле, без Тукайлы халык. Тукай безне кеше итте, Тукай безне телле итте. Тукай безне эшкə өйрəтте. Тукай безне дөньяга танытты. Без Тукайга бурычлы. Без Тукайга рəхмəтле. Шушы изге бурычыбызны тормышка ашыру өчен, бар көчебезне куябыз. Туган телебез татар телен яратабыз, аның белəн горурланабыз. Халкыбызның милли əкиятлəрен яратып укыйбыз, бер -беребезгə сөйлибез.
Тукай абый, күңелем белəн
Бүген синең янга килешем.
Җир йөзендə Кеше булуга
Шигырьлəрең аша ирештем.

Рəхмəт сиңа, телем бирдең,
Яхшылыкка өйрəттең.
Чит эшлəргə тайпылсам да,
hич какмадың, үз иттең.

Аңлатып телнең асылын,
Күрсəттең туры юлны.
Моннан ары беркайчан да
Югалтмабыз кыйбланы.

Туган телебездəн башка
Яшəүлəр ул юк икəн.
Матур иллəр күп булса да,
Туган тел берəү икəн.
913 просмотров
Комментарии (1)
Гузаль Ахтямова # 18 мая 2015 в 13:32 0
Укытучы апама рәхмәт безне укырга язарга өйрәткән өчен..