Быел миңа Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында ике тапкыр булу бәхете елмайды! Мин анда спектакль һәм үзем өчен яңа тамаша - юбилей кичәсен карадым. Әлеге кичә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафизовның 75 яшьлек юбилеена багышланган иде.Кичә әле күптән түгел генә узды.Сәхнәгә төрле артистлар,танылган кешеләр менеп юбилярга теләкләрен әйттеләр,чәчәкләр,бүләк бирделәр.Мин әлегә карамаган спектакльләрдән өзекләр уйнадылар.Мәсәлән, "Ак калфагым төшердем кулдан", "Курчак туе".Айдар Хафизов театрда бик күп рольләр уйнаган икән.Хәтта төрле чаралар өчен режиссёр да булган.
Юбилей кичәләре спектакльгә дә,концертка да охшаган,шуңа күрә минем өчен ул кызыклы булды!