Кошман мәктәбе укучысы Кадрия Хикмәтуллина халкыбызның батыр улы Газинур Гафиятуллин турында җыр башкарды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Ватан Геройлары көне белән котлап, илебезгә тыныч күк йөзе теләде, батырлар даны мәңгелек булуына басым ясады. Чарада Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Илшат Паймурзин, яшь армиячеләр хәрәкәте җитәкчесе Илһам Хөснетдинов та катнашты. Бу көнне иң актив яшь армиячеләргә Мактау кәгазьләре тапшырылды, һәйкәлләргә веноклар салдылар. Геройларны хөрмәтләүгә багышланган чаралар барлык авыл җирлекләрендә, мәктәпләрдә дә узды.