ГлавнаяБЛОГИБез Тукай оныклары

0 RSS-лента RSS-лента

Без Тукай оныклары

Автор блога: Инсаф Хайруллин
Без Тукай оныклары
Сәлам дуслар! Тукай туган авылдан булыйм да инде, ничек аның турында язмыйм. Музее да бар бит бездә.
1886 нчы елның 26 апрелендә Кушлавыч авылында татар халкының бөек улы Габдулла Тукай туган.Габдуллага дүрт ай ярым вакытта әтисе, өч яшендә әнисе дөнья куя.Кечкенәдән ятим калган Габдулла, кулдан-кулга йөреп, балачагын Сасна, Өчиле, Кырлай авылларында уздыра. Башлангыч белемне Кырлай авылы мәдрәсәсендә ала.
1895 ел башыннан Тукай Уральск шәһәрендә яшәүче туганнары гаиләсендә тәрбияләнә. Биредә ул татар халык иҗатын һәм әдәбиятын җентекләп өйрәнә, гарәп, фарсы, төрек, рус һәм башка халыкларның әдәбиятлары белән таныша, рус теле аркылы Көнбатыш классик әдәбияты казанышларын үзләштерә. Үзе дә беренче шигырьләрен иҗат итә.
1907 елда Тукай Казанга кайта. Монда инде ул тагын да рухланыбрак гомеренең соңгы көннәренә кадәр иҗат итә.Кыска гына гомерендә иҗат ителгән олы мирасының яртысын диярлек балалар шигырьләре алып тора.

tatbook.ru