Куркынычсызлык дәресе
мәктәбебездә зур мероприятие булды: бик күп кунаклар килде. Ләкин алар гади кешеләр генә түгел иде. Кунаклар МЧС, янгын куркынычсызлыгы оешмасы, полиция бүлеге вәкилләре иде. Алар безгә балалар куркынычсызлыгын саклау турында лекцияләр укыдылар, янгынны булдырмас өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген искәрттеләр; кеше бәлагә тарыганда, аңа беренче ярдәм күрсәтү ысулларын күрсәттеләр. Шулай ук велосипедта йөргәндә нинди юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тиешлекне аңлаттылар; юл йөрү кагыйдәләрен бозганда нинди җаваплылыкка тартылуыбыз турында да искәрттеләр.