ГлавнаяБЛОГИАвылым - Олы Ачасыр

Новые записи
«Культурная суббота. Краеведение»
«Культурная суббота. Краеведение»
23 июня 2025 - Полина Алексеева 0 +1
Новый театр Камала
Новый театр Камала
29 мая 2025 - Яков Косушкин 1 +1
Театр Качалова
Театр Качалова
16 мая 2025 - Полковников Егор 1 +1
Полковников Егор
Театр Качалова
16 мая 2025 - Полковников Егор 0 0
«В лесу прифронтовом!»
«В лесу прифронтовом!»
12 мая 2025 - Асель Закирова 1 +1
Школа. 80-летие Победы.
Школа. 80-летие Победы.
12 мая 2025 - Асель Закирова 1 +1
Мой прадед и прабабушка
Мой прадед и прабабушка
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
История Войны.
История Войны.
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
80-летие Победы!
80-летие Победы!
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
Волшебное дерево
Волшебное дерево
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Царевдвор
Царевдвор
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Сказочная набережная
Сказочная набережная
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Музей Верховного суда Республики Татарстан
Музей Верховного суда Республики Татарстан
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Музей Елабужского городского суда
Музей Елабужского городского суда
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Конкурс «Великой Победе – 80!»
Конкурс «Великой Победе – 80!»
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
По зеленым холмам океанам
По зеленым холмам океанам
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Полина Алексеева
По зеленым холмам океанам
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
День Победы!
День Победы!
11 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Мой прадед!
Мой прадед!
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
80-летие Победы!
80-летие Победы!
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
+299 RSS-лента RSS-лента

Авылым - Олы Ачасыр

Автор блога: Камиль Гайнуллин
Ачасыр авылы. Гомәр Саттар-Мулиле.
Ачасыр авылы. Гомәр Саттар-Мулиле.

Борынгыдан, болгардан
Тау ягында бер авыл бар,
Исеме - Олы Ачасыр,
Исемендә - олы тылсым,
Исемендә - тирән сер.

Монда туган Таһирилар,
Рәмзия Афзалилар,
Моннан Ләззәт, Алсулар,
"Туган тел" дип, "Милләт", - дип,
Җан атуда,эш-хезмәттә,
Яртауда ярсулар.

Күпләр синдә андыйлар;
Каюм бабабыз рухын
Заманча дәвам иттереп,
Заманча яшәтә торган
Бүгенге Насыйрилар.

Ачасырда чишмәләр күп,
Суларында зәмзәм тәм,
Ачасырда чибәрләр күп
Шуңа Ачасырда ямь.

Иртән, кичен ачыла монда,
Күңелгә хуш, дәртле җыр,
Җырлый тау ягы авылы-
Җырлый Олы Ачасыр.

Бар олысы, бар кечесе-
Икесе дә Ачасыр,
Ачасырның исемендә,
Кешеләре җисемендә
Күркәм милли асыл җыр-
Чагыла тарих, чагыла чор.

Татар тарихы маңгаенда,
Җыерчыкланган тирән сыр,
Синдер Олы Ачасыр,
Насыйри музеен ачып,
Мәктәбебез музеен ачып,
Шул сырларны - тылсымнарны
Бераз ача, ача сер,
Бүген безгә Ачасыр.

Шуңа ачасырлыларга
Якташларга рәхмәтләрем,
Ихтирамым ифрат зур.
Шакирҗан Таһири
Бөек мәгърифәтче Шакирҗан Таһири - Ачасыр авылыннан

Бөек мәгърифәтче, беренче татар әлифбасына нигез салучы, беренче каллиграф Шакирҗан Таһири авылыбызның горурлыгы булып тора. Дөрес, аның турында әле бик аз өйрәнелгән. Әмма булган мәгълуматлар бу шәхеснең ни дәрәҗәдә бөеклеген күрсәтә. К.Насыйриның туганы булуы авылыбзның элек-электән мәгърифәтле авыл булуын раслый. Әмма бүгенге көндә бу төшенчә югалып бара бугай...

Шакирҗан Әхмәтҗан улы Таһири элекке Казан губернасы Зөя өязе (хәзерге Яшел Үзән районы) Олы Ачасыр авылында 1858 нче елның 27 нче февралендә (яңача 12 нче мартта) туа. Әтисе - Әхмәтҗан абзый өяз ахуны буларак танылган кеше була. Шакирҗан башлангыч белемне авылыбыз мәдрәсәсендә ала һәм соңыннан Казанга килеп, "Мәрҗәния" мәдрәсәсенә укырга керә.

Шакирҗан мәдрәсәнең мәшһүр шәкертләреннән саналган. Әтисе - Әхмәтҗан абзый да Ш.Мәрҗәнинең тугры дусты булган. Шакирҗанның мәгърифәтчелек хәрәкәтенә кушылуына әнә шулар сәбәпче булгандыр.

Сүз уңаеннан, Таһириның большевик Х.Ямашевның беренче укытучысы булуын да әйтеп узарга кирәк.

"Мәрҗәния"не тәмамлагач, укуын дәвам итү теләге белән 1876 нчы елда Казанда әле яңа гына ачылган Татар Укытучылар мәктәбенә укырга керә. Бу уку йорты иске Татар Бистәсендә урнашкан. Биредә 4ел эчендә яхшы белемле укытучылар хәзерләгәннәр.

Укытучылар мәктәбендә узган 4 ел вакыт Таһири өчен иң тынгысыз көннәр була. Ниһаять, 1880 нче елның 28 нче июнендә Шакирҗан Таһири аны "5"ле билгеләренә генә тәмамлый.

1881 нче елның 1 маеннан үзенең чын укытучылык эшен башлап җибәрә. Аны Казандагы татар малайлары өчен ачылган мәктәпкә рус теле укытучысы итеп билгелиләр. Бер үк вакытта Таһири Усманов мәдрәсәсендә дә укыта. Биредә ул 1883 нче елның февраленә кадәр рус теле һәм арифметика фәннәрен алып бара.

Шушы елларда Ш.Таһири Укытучылар мәктәбендә рәсем дәресләрен алып баручы педагог-методист Г.Ю. Филиппус белән шөгыльләнеп, рәсем сәнгатенең нечкәлекләренә өйрәнә. Аның рәсем укытучысы исемен алу өчен тәкъдим ителгән рәсемнәре Петербургның сәнгать академиясендә уңай бәяләнә.

Шулай итеп, 1883 нче елның 8 октябрендә татарлардан беренче буларак Таһирига өяз училищеларында рәсем укытучысы булып эшли алу хокукын раслаучы таныклык бирелә.

Ш.Таһири кулга таныклык алгач, Татар Укытучылар мәктәбендә рәсем һәм матур язу укытучысы вазифасын башкару өчен рөхсәт сорап, инспекторга гариза яза. Кызганычка каршы, аның гаризасы кире кагыла. Чөнки Укытучылар мәктәбе урта уку йорты, ә Ш.Таһирига монда эшләү өчен белемен күтәрергә кирәк була.

Гаризасы кире кагылгач, Таһири Казан мәдрәсәләрендә рус теле дәресләрен алып баруын дәвам итә.

"Рус телен белү һәм аны үзләштерү- татар халкының мәдәниятле , белемле икәнлеген күрсәтә торган төп чыганак . Мин балаларымны башта бер-ике ел татарча укытам, аннан соң гына рус мәктәбенә бирәм", -дия торган булган Ш.Таһири. Шул рәвешле , педагогика өлкәсендә бик оригиналь карашлар калдырган.

Мәгариф өлкәсендәге шушы эшчәнлеге өчен Ш.Таһирины 1892 нче елның 1 июнендә "Тырышлык өчен" дигән көмеш медаль белән бүләклиләр.

Мәктәп-мәдрәсәләрдә рус телен укытып йөрсә дә, әле аңарда Укытучылар мәктәбендә рәсем укытучысы булып эшләү теләге сүнмәгән була.

1896 нчы елның 1 мартында Укытучылар мәктәбе инспекторына кабат гариза язганлыгы ачыкланды. Әлеге гаризасында ул үзенең күп еллар буе мәктәп-мәдрәсәләрдә эшләвен һәм льготалары булуын да искәртә. Бу юлы Шакирҗан Таһири үз теләгенә ирешә. Инспектор аның мәгариф өлкәсендәге файдалы һәм тырыш хезмәтен, 26 льготага лаек булуын исәпкә алып, Укытучылар мәктәбендә укытырга рөхсәт бирә.

Ул заманнарда рәсем сәнгате теориясе һәм методикасында хакимлек итеп килүче геометрик методны саклау, һәм ислам динендә табигать күренешләрен, үсемлекләрне, хайваннарны, кешеләрне сурәтләү тыелу кебек күренешләр, Таһириның рәсем укытучысы буларак эшчәнлегенә тискәре йогынты ясыйлар. Шуңа күрә ул рәсем дәресләрендә төрле геометрик фигуралар сызу, класста җиһазларның фасадын ясарга өйрәтү һәм биналарның аерым өлешләрен сызарга өйрәтү белән чикләнергә мәҗбур булган.

Ш.Таһириның эшчәнлеге бер яклап кына бармый. Ул балалар укыту белән бергә җәмгыятькә файдалы эшләр да башкарган.

1901 нче елда Казанның Дары бистәсендә урнашкан рус-татар училищесы бина булмау аркасында Арчага күчерелә. Әлеге мәктәпне яңарту, торгызу эше Таһири исеме белән бәйләнгән була. Ул үз акчасына һәм Учительская школа уытучылары ярдәме белән Дары бистәсендә яңа йорт төзетә. Һәм 1902 нче елның көзендә рус-татар училищесы яңадан ачыла.

1902 нче ел тагын шул яктан истәлекле: ул 1 январь көнне "Станислав" исемендәге орден белән бүләкләнә.

Ш.Таһириның педагогик эшчәнлеге күп кенә уку йортлары белән бәйләнгән. Ул елның 25 августында Казандагы коммерческое училищеның директоры Немировскийдан ислам дине һәм каллиграфия дәресләрен алып бару өчен берничә сәгать бирүен үтенә.

Нәтиҗәдә, ул бу училищеда да дәресләр алып бара башлый.

1906 нчы елда Ш.Таһириның өченче зур бүләккә лаек булуы билгеле. Монысы "Изге Анна" исемендәге орден була.

Ә 1913 нче елда Казанда татар хатын-кызлары өчен гимназия ачу эшен оештырып йөрүче төркемдә катнаша. Аның уку-укыту планын төзү эшендә дә зур өлеш кертә.

1915 елның 16 октябреннән Таһири Казанның 1 – реальное училищесында ислам динен укыту вазифасын тулысынча үз өстенә ала.

Февраль һәм Октябрь революциясе елларында Чистай, Казан шәһәрендәге укытучылар курсында эшләвен дәвам итә.

Ш.Таһири халыкка аң-белем тарату эшендә зур хезмәт куеп, гомере буе җигелеп эшләп, 1918 нче елның январь аенда вафат була. Ул Яңа Бистәдәге татар зиратына күмелә.
Чишмәләребез - Наши родники
Чишмәләребез - Наши родники

Чишмәләребез - Наши родники

Чишмәләребез - Наши родники

Чишмәләребез - Наши родники

Чишмәләребез - Наши родники
Авылым күренешләре - Моя деревня
Авылым күренешләре - Моя деревня
Авылым күренешләре - Моя деревня
Авылым күренешләре - Моя деревня
Авылым күренешләре - Моя деревня
Авылым күренешләре - Моя деревня
Авылым күренешләре - Моя деревня
Авылым күренешләре - Моя деревня
Авылым - чишмәләр иле.
Ватан кайдан башлана? Ватан туган җиребездән, чишмә- күлләребездән, урман-кырларыбыздан, мул игеннәр күкрәп үскән басуларыбыздан башлана. Алар барысы да кадерле, җанга якын, балачак хатирәләре белән үрелеп кешенең бөтен гомере буена онытылмый торган төшенчәләр. Яшәешебезнең бөтен матурлыгы, әһәмияте дә шулар белән бәйләнә. Шул матурлыкларның иң-иң матуры, сихри көчкә ия булганы, авылларыбызны, урман – кырларыбызны, елга буйларын, тау-ташларны шаулатып аккан көмеш сулы тылсымлы чишмәләребез.
Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агымы, үз юлы бар. Кайсы шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләре исә әкрен генә үзенә юл ала. Өченчеләре, җир куеныннан, ургылып чыга.
Безнең Ачасырыбыз да чишмәләргә бай. Бездә биш чишмә бар. Әйе, Чишмә суы хәзер иң кадерле сыйлардан санала. Кунак-мазар килсә, берәрсе ерак юлдан кайтса, Чишмә суыннан чәй куябыз. “Суыбыз бик тәмле безнең”- дип чын күңелдән горурланып кунакны кыстый-кыстый сыйлыйбыз.
Халык чишмәләргә ягымлы, матур, исеме җисеменә туры килә торган исемнәр дә кушкан.
«Балык күле» - безнең иң яраткан урыныбыз. Һәр ел саен укулар беткәч, без аның янына экскурсиягә киләбез. Бу күл Исемсез чишмә сулары белән тулыланып тора.
Ул – авылыбыз күрке.
Чишмә - изге урын, шуңа күрә кеше аны матурлый, бизи, чишмә янына матур сөлгеләр эләләр, чүмечләр куялар.
Чишмә, су буйларын пычратмаска, ташлардан, балчыклардан чистартып торырга кирәк. Булган чишмәләрне сакларга кирәк. Без, укучылар да, бу эштә катнашырга сүз бирәбез. Чишмәләребез мәңге саф сулы булып челтерәсеннәр!
Музей
Архитектурно-этнографический комплекс имени Каюма Насыри.
АЭК им. К.Насыри был открыт 1 марта 1997 года. АЭК им. К. Насыри
представляет собой усадьбу татарского крестьянина к. XIX - нач. XX века и связан
с именем выдающегося татарского ученого-просветителя К. Насыри (1825-1802). В состав комплекса входят: дом крестьянина, «клеть жениха», хлев и
сараи, творческая мастерская ученого, навес для упряжи, а также баня.
Авылым - Олы Ачасыр
Мин, Гайнуллин Камил Марат улы, Яшел Үзән районының матур табигатьле, чишмәләргә бай Олы Ачасыр авылында туганмын. Хәзерге вакытта Ачасыр урта мәктәбенең 1 нче классында белем алам. Укытучым – Замалиева Фәридә Гаптелбарый кызы. Ул безне Туган илебезне, җиребезне, авылыбызны яратырга өйрәтә.
Тау башына салынгандыр безнең авыл
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.
Габдулла Тукай.
Страницы: Первая Предыдущая 1 2